Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Шәйморзада Җиңү бәйрәме + Фотолар

8 май көнне Иске Шәйморза авылында Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан тантаналы митинг оештырылды.

Сугышның беренче көннәреннән үк Иске Шәйморза, Чуваш Шәйморзасы, Кече Шәйморза, Космовский авылларының ир - егетләре, кызлары илне саклаучылар сафына баса. Яу кырына 902 кеше чыгып китә. Ир - егетләр белән беррәттән бу көрәштә курку белмәс 9 хатын - кызыбыз да катнаша. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләрдә, 455 авылдашыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмый. Алар үз илен, үз халкын, үз якыннарын яклап, киләчәк буынга тынычлык бүләк итеп, еракта мәңгелек йокыга талганнар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк!

Бу дәһшәтле сугышта 264 гаиләгә якыннарын югалту турында 1әр кәгазь, 73 гаиләгә-икешәр, 11 гаиләгә -өчәр тапкыр килгән. Ә Юнусов Давыт, Валиуллин Сәнәтулла, Җәббаров Шәрипҗан гаиләләре дүртәр ир балаларын югалталар. Купме нәсел җепләре юкка чыккан бит. Алар барысы да үзләренең гражданлык бурычларын ахырына кадәр намус белән үтәгәннәр.

Безнең авылыбызда биш Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Сагит Бикчуров үзенең сугыш истәлекләре белән уртаклашты.

Шулай ук митингта Шәйморза хуҗалыгы рәисе Рөстәм Әбдреев ветераннарны бәйрәм белн котлап, сугыш ветераннарына, тыл ветераннарына ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләде.

Мәктәп директоры Илсур Халитов ветераннарга үзенең тәбрик сүзләрен җиткерде. Аның сүзләре мәктәп укучылары һәм Кояшкай балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбызның чыгышы белән дәвам итте. Район җитәкчелеге исемннән вәкил Айрат Иматдинов та котлау сүзләре җиткерде.

Сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз һәм безнең арабызда булмаган ветераннарыбыз истәлегенә веноклар куелды.

Быел, Бөек Жинунең 70 еллыгы уңаеннан сугышта катнашкан һәр авылдашыбызның исемен мәнгеләштереп, 902 фамилия язылган истәлек тактасы ясалды. Эшмәкәрләр кибетләрен юбилей баннерлары белән бизәделәр, урта мәктәптә күп чаралар узды, "Үлемсез полк" акциясенә кушылып, сугышта катнашкан авылдашларыбызның фотосурәтләре ясалды.

Үлгәннәрнең каберен белеп, исәннәрнең кадерен белеп яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңү бәйрәме Бөек Җиңгүгә 70 ел