Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Шәйморза урта мәктәбендә Минзаһит Гыймадиев белән очрашу булды

Халкыбызда «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» дигән гыйбрәтле мәкаль бар. Халкыбыз борын-борыннан тарихын, мәшһүр шәхесләрен барлап яшәгән. Хәтта гаиләдә җиде буынны белү тәгъдим ителгән. Бу аңлашыла да, адәм баласы туып бераз үсә төшкәч, аң кергәч, уйлана башлый: кем мин, минем бабаларым, бабаларымның балалары кемнәр булган? Мин туган авыл кайчан барлыкка килгән?

Иске Шәйморза авылы тарихына багышланган «Шәйморза» китабы бүгенге яшьләргә дә, өлкәннәргә дә күпмедер дәрәҗәдә шул сорауга җавап бирә.

Иске Шәйморза -бай тарихлы авыл. Анда гомер-гомергә уңган, үтә дә тырыш, иманлы кешеләр яшәгән һәм яши. Авылның тарихы республикабыз галимнәрен, археологларын да кызыксындырды, Иске Шәйморза авылы тарихы, анда яшәүчеләрнең фидакарь хезмәтләре, атаклы шәхесләре турында шактый мәкаләләр матбугатта да дөнья күрде,- дип яза «Шәйморза» (Иске Шәйморза авылы тарихи сәхифәләрдә) дип исемләнгән китапның авторы Гыймадиев Минзаһит.

Иске Шәйморза гомуми белем бирү мәктәбе 4 апрель - китап атналыгының бер көне « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» дигән исемдәге чара белән билгеләп үтте. Бу көнне Иске Шәйморза тарихы буенча соавторлыгында зур күләмле " Шәйморза" китабының авторы Минзаһит Миргасим улы Гыймадиев белән очрашу булды. Әлеге очрашуга муниципаль җирле үзидарә башлыгы Бикчуров И.С., элеккеге мәктәп директоры Жәббаров И.Н., « Җир һәм кешеләр» музееның директоры, укытучылар һәм 9-11 нче сыйныф укучылары катнашты.

Безнең «кечкенә ватаныбыз» булган Иске Шәйморзаның хәзерге буын халкы күңелендә авылыбызга карата ифрат дәрәжәдә тирән ихтирам яши. Авылыбыз тарихы -бүгенге буыннарның тамыры ул. Әйтелгән бит: «Үткәннәрне белмичә, киләчәкне төзеп булмый. Җәмгыятебез яңа тарихи үсеш кичергәндә, узган буыннарның башыннан үткән вакыйгаларны тирәнрәк итеп күзаллау халкыбызга, бигрәк тә үсеп килүче яшь буынга, файдалы булыр дип уйлыйм, -ди, үзенең чыгышында М.Гыймадиев.

Минзаһит Миргазыйм улы Гыймадиев Татарстан республикасы Чүпрәле районы Кече Шәйморза авылында туган. Иске Шәйморза унберьеллык мәктәбен тәмамлаган. Хәзергесе көндэ лаеклы ялда. Әмма ял итеп кенә утырмый, мәктәптә укыганда ук күнеленә якын булган туган якның тарихын өйрәнү эшенә керешә.Ульяновск, Мәскәу, Казан архивларында була, башка архивлар һәм Иске Шәйморза музее белән тыгыз элемтәдә тора. Нәтиҗәдә район газетасы «Туган як» та кызыклы, эчтәлекле мәкаләләре басылып чыга. Авылыбыз турында мәкаләләр шактый күп язылса да, тарихи китап «Шәйморза» матбугатта беренче мәртәбә 2009 елда гына дөнья күргән. «Шәйморза китабы дөнья күргәннән соң, шушы китапка өстәмә итеп, «Үткәннәр эзеннән» дип исемләнгән өр яңа китабы бастырыла. Бу китапта 1552 елда рус гаскәрләренең Казан походы дигән бүлектә, рус гаскәрләренең бу походта хәзерге Чүпрәле җирлегегеннән үткәнлеге турынды язылган. Тарихтан билгеле булганча, 1552 елгы походта руслар, Казанны алганчы. Башта Тау ягын үзләренә буйсындыру максаты белән ханлыкны көньяктан урап киләләр. Рус гаскәрләре Казан юнәлешендә хәрәкәт итеп, 7 августта, хәзерге Чәке авылы тирәсендә аккан Зур Якла елгасын сул якта, Чынлы елгасын уң якта калдырып хәрәкәт итәләр. 8 августта Кече Чынлы елгасы янында гаскәрләренең 17 нче тукталышы була. Чынлы елгасын чыккач, русслар элеккеге Казан юлы белэн хәзерге Яна Шәйморза, Иске Тинчәле, Иске Суыксу авыллары җирләреннән үтеп, 18 нче тукталышны хәзерге Карлы авылы тирәсендә ясаулары турында язылган.

Реклама

Шаим морза шәхесе, Якелди (мостафа) нәселе, Сираҗетдин Бәхтиев нәселе, Бархиевлар нәселе , репрессиягә эләккән башка шәхесләр турында бик күп мәгълүмәтләр бирелгән. Данлыклы авылдашларыбыз дигән бүлектә җаваплы чор кешесе Азизов Миргалифан Җамали улы турында, Әбдриев Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы турында яза. Күрше авыллар тарихыннан дип исемләнгән бүлектә. Кече Шәйморза , Иске Тинчәле, Яңа Шәйморза авыллары турында да бик күп мәгълүматлар бар.

Сезгә тәкъдим ителгән яңа китабым тарихыбызның элек яктыртылып бетмәгән өлешләрен ачыклый. Тарихыбыз күп очракларда илебезнең танылган кешеләренә барып тоташа. Үзебезнең авылдан да хөрмәткә лаек кешеләр күп. Шәйморзада андый кешеләр бар һәм киләчәктә дә булыр. Болар турында җәмәгатьчелек хәбардар булырга тиеш, -ди ул.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без үз Туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Үткәнебез турында мәгълүматлар табарга, тарихи фактларны ачарга һәркемнең кулыннан килә. Мәктәпләрдә Туган якны өйрәнү эшен тагын да киңрәк җәелдерсәк, әлегә исән булган өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашсак, аларның истәлекләрен һәм сөйләгәннәрен язып алсак, Туган ягыбыз безгә үзенең кабатланмас тарихы һәм матур үзенчәлекләре белән тагын да тирәнрәк ачылыр иде, -дип тәмамлады үзенең чыгышын Минзаһит Миргазыйм улы Гыймадиев.

Авылыбызның искиткеч бай тарихын, Шәйморза җирлегендә туган, мәктәбендә белем алган, туган авылында гына түгел, илебезнең төрле төбәкләрендә эшләп шөһрәт казанган, данлыклы, мактаулы исемнәргә, орден - медальләргә лаек булган кешеләр язмышы турында истәлекләр туплаган " Үткәннәр эзеннән" дигән өр - яңа китабын килгән кунакларга, шулай ук мәктәп китапханәсенә бүләк итеп калдырды.

Туган якның тарихын белү, тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булып үсәргә ярдәм итәр. Һәрбер яңа буынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүгенге материаль һәм рухи культурабызның, барлык казанышларыбыз һәм җиңүләребезнең чыганагы әнә шуннан килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу