Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иртә тордыңмы, су кирәк

Мискиннар гомерләрен авыл җирендә, Яңа Элмәледә үткәргән, туган төбәкләре үсешенә үз хезмәтләре белән лаеклы өлеш керткән кешеләр.

Урта мәктәпне тәмамлап, югары белем алганнан соң, шушы авылга кайтып, гаилә коралар, йорт-өй төзиләр. Ольга Ивановнаның хезмәт юлы - банк өлкәсенә багышланса, Николай Михайлович авыл хуҗалыгында күренекле шәхес. Вакытында колхоз рәисе, агроном булып эшләүләр дә туры килгән аның язмышына. Балалары да читкә китмәгән Мискиннарның. Барысы да диярлек "башлы-күзле" булганнан соң, төп нигездән аерылып чыгып, янәшәдә генә үз нигезләрен корганнар. Зур бер нәсел буларак гөрләп яшиләр.

-Яшь чакларны уйлыйм да, ничек яшәлде икән дип хәйран калам,-ди Ольга Ивановна. -Урамнардан үтеп булмый иде бит, шул балчыклы юлны ерып һәр көн эшкә йөрдек. Өйгә кайтасың- салкын. Мичкә ягып җылытасы, аның өчен утын-күмер хәзерлисе бар иде. Ә хәзер?! Бернинди мәшәкатьсез өй җылына, аш-су хәзерләнә. Илнең кайсыдыр почмагында һаман да утын-күмер кулланалар дигәнгә ышанып та булмый инде. Дөрес, Татарстаныбызның күп яктан алга киткән республика булуын беләбез, авыл кешесенә дә шәһәрдәгегә тиң яшәү шартлары тудырганнары өчен җитәкчеләргә рәхмәтлебез.

-Авылга су кертеләчәк, дигән хәбәрне дә шатланып кабул иттек, -дип сүзебезгә кушылды Николай абый да. - Өебезгә су кертергә теләк белдереп шундук гариза яздык, һәм менә, краннан гына ага хәзер чишмә суы.

-Кое бар иде, әлбәттә. Ә бу суның сыйфаты да, тәме дә бөтенләй башка бит.

Без инде, кайвакыт, акча юклыкка сылтап, кайчакта, безгә ярар әле болай да, дип, үзебезгә тәкъдим ителгән уңайлыклардан баш тартып яшәргә күнеккән халык. Ә суны өйгә кертү -баш тартыла торган нәрсә түгел, дип саныйм, исән кешегә, иртән тордыңмы су кирәк!

Яңа Элмәле авылы җирлеге башлыгы Наил Шихрановтан сорашып алганнан соң, авылда, Николай Мискиннар кебек, тагын да 200ләп йортка су кертелүен белдек.

-Рәхәтен күрсеннәр! -ди Наил Шихранов та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев