Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Инвалид-спортчыларның ат-автомобиль узышында катнашучылар Чүпрәле районы башлыгы белән очрашты

Бүген инвалид-спортчылар ат-автомобиль узышында катнашучылар Чүпрәле район башлыгы Александр Шадриков белән очраштылар. Исегезгә төшерәбез, әлеге узышта катнашучылар кичә-7 августта Чүпрәле җиренә аяк баскан иделәр. Бүген алар Буа районы аша өйләренә юл тотачак.

-Чүпрәле һавасы ничек соң?,-дип иртәнге якта кунакларны каршы алды Александр Шадриков. Аңа каршы "Идел-Урал" хәйрия фондын оештыручы Ракит Габдельманов:

-Дөресен генә әйткәндә, "Яр Чаллы-Буа" маршруты белән тоткан сәфәребез шактый ялыктырган иде, хәтта башлар авыртырга тотынды. Ни хикмәт, Чүпрәлегә килгәч, барысы да юкка чыкты, арыганлык та бетте,-диде. Безнең шундый җылы мөгамәлә белән каршы алып, озатып йөрүегезгә олы рәхмәтләр әйтәсе килә.

Ракит Габдельманов Чүпрәледә ике милләт-татарлар һәм чувашлар үзара дус яшәүләренә шатлыгын белдерде. Биредәге гореф-гадәтләрнең үзенчәлекле булуына, хәтта район мәдәният йортында үзешчән артистларның "Чабата" биюен мишәрләрчә башкаруына соклануын ассызыклады.

Инвалид-спортчылар ат-автомобиль узышында катнашучыларның төп максаты булып тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне торгызуга финанс ярдәме күрсәтү тора, шуңа да район башлыгы белән әңгәмә күбрәк Чүпрәледәге әлеге юнәлеш хакында барды.

Александр Шадриков бу уңайдан районда күпсанлы эшләр башкарылуын, шул исәптән, ачык һава астындагы хәрби техника музее, район крайны өйрәнү каршындагы "Тату өйалды" ишегалды халыкчан проектының тормышка ашырылулары, чыгарылышлылар паркы төзелү һәм башкалар хакында сөйләде.

Очрашу ахырында Ракит Габдельманов район башлыгына "Идел-Урал" хәйрия фондының логотибы төшерелгән футболка бүләк итте һәм киләчәктә дә бердәм, тыгыз эшчәнлеккә ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нвалидспортчыларның атавтомобиль узышында катнашучылар ИделУрал" хәйрия фонды