Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Инвалид-спортчыларның ат-автомобиль узышында катнашучылар Чүпрәледә булдылар

Бүген районда инвалид-спортчылар ат-автомобиль узышында катнашучылар кунак булды. Аларны Чүпрәле чигендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм спорт, яшьләр эшләре һәм туризм буенча бүлек начальнигы Фәрит Әхмәтов ипи-тоз белән каршы алдылар.

Әлеге чарада инвалид-смпортчылар хәрәкәтенең 24 активы катнаша. Болар: үзешчән артистлар, язучылар, рәсем ясаучылар. Агымдагы елда алар әлеге хәрәкәт итүләрен "Бердәм Россия" шигаре астында уздыралар.

1996 елдан бирле «Идель-Урал» инвалидлар хәйрия фонды инвалид-спорчылар өчен ат- автомобиль узышлары уздыра. 28 июльдә Яр Чаллы шәһәренең Азатлык мәйданыннан старт алган әлеге ат- автомобиль узыының катнашучылары "Яр Чаллы-Буа" маршруты белән юл тоталар. Республиканың 12 шәһәр һәм районнарын: Чистай, Яшел Үзән, Казан һ.б., иңләп, ниһаять менә алар Чүпрәлегә килеп җитәләр.

Ат-автомобиль узышында катнашучылар район башлыгы Александр Шадриков, учреждение һәм оешма хезмәткәрләре белән очраштылар. Райн үзәгендәге Дан монументына веноклар куйдылар.

- Төп максатыбыз: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне поход шартларында тернәкләндерү, көчебездән килгәнчә тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне торгызуга финанс ярдәме күрсәтү,-ди "Идел-Урал" хәйрия фондын оештыручы Ракит Габдельманов.

Район башлыгы Александр Шадриков ат-автомобиль узышында катнашучыларның маршруты Чүпрәле районы аша да узуына чиксез шатлыгын белдереп, шул рәвешле халык арасында үзара җылы дустанә мөнәсәбәтләр урнашуын ассызыклады.

1996 елдан бирле әлеге чарада катнашучылар барлыгы 15 узыш оештырган һәм Россиянең, Азиянең күп кенә шәһәрләрендә булган.

Любовь Рядкова:

- Һәркайда җылы каршы алалар, шул исәптән Чүпрәледә дә. Рәхмәт сезгә. Мин әлеге чарада улым Александр белән катнашам. Болгар, Свияжск шәһәрләрендә булдык, бик ошады. Улым Александр да әлеге чарада йөреп күпкә үзен ышанычыларак тота башлады, кешеләр белән аралашу, очрашулар файдага гына. Күп уңай кичерешләр алабыз.

Кунаклар район мәдәният йортында хәйрия акциясе уздырдылар, чүпрәлеләргә Казан федераль Университеты турында китаплар тәкъдим иттеләр. Алар һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан куелган концерт номерлары да тамашачыларны битараф калдырмады. Аларның чыгышлары әледән-әле җылы алкышлар белән кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «ИдельУрал» инвалидлар хәйрия фонды инвалидспортчылар атавтомобиль узышында катнашучылар