Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иң яхшы билингваль балалар бакчасы. Нинди ул?

Соңгы елларда телебездә нинди генә яңа төрле сүзләр барлыкка килмәде. Шуларның берсе-билингваль сүзе. Аны балалар бакчасына карата киң кулланып сөйлиләр.

"Билингваль" - ике телле дигәнне аңлата. Бу очракта республикада дәүләт телләре булып исәпләнгән-татар һәм рус телләре турында сүз бара.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсы да шуларны күздә тотып оештырыла. Бердән конкурста көч сынап карау мәктәпкәчә тәрбия бирүдә яңа методик алымнар куллануга этәрсә, "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" исеменә ия булу - бакчаның материаль-техник базасын ныгыта.

Конкурс шартлары буенча "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" 1 миллион сумлык грант белән бүләкләнә.

Үткән ел әлеге конкурста катнашып, 1 номерлы Иске Чүпрәле "Кояшкай" балалар бакчасы грант откан иде. Бүгенге көндә бакча мультимедия җиһазлары, таратма һәм күрсәтмә әсбаплар, аудио һәм видео материаллар һәм башка төр күрсәтмә әсбаплар белән тәэмин ителгән.

-Грант нигезендә бакчада аерым бер бүлмә ясалды. Анда балаларыбыз рәхәтләнеп шөгыльләнә. Төрле уеннар ярдәмендә баланың уй-фикерләвен үстерүгә нигезләнгән әлеге күрсәтмә әсбаплар тәрбиячеләрнең хезмәтендә алыштыргысыз ярдәмче,-ди бакча мөдире Елена Нуретдинова.

Реклама

-Бакчада 152 бала исәпләнә, аларга 10 тәрбияче, 5 белгеч белем бирә. Районыбызда ике милләт: татарлар һәм чувашлар гомер кичерә. Шулай булгач, балалар бакчада татар һәм рус телләрендә генә түгел, чуваш телендә дә иркенләп сөйләшәләр.

"Кояшкай" балалар бакчасы соңгы елларда күп үзгәрешләр, төзекләндерүләр дә кичерде. Аның түбәсе алмаштырылды, тәрәзләре яңартылды, чишенү бүлмәләрендә яңа шкафлар пәйдә булды. Ә инде тирә-ягында урнаштырлыган балалар өчен уен мәйданчыклары, андагы шуып төшү, качышлы уйнау өчен җиһазлар урнаштырылуы, иң әһәмиятлесе балалар бакчасына илтә торган юлның асфальтлануы-әти-әниләр өчен күптәннән көтелгән хәл иде.

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсы быел да узды һәм аның нәтиҗәләре дә билгеле. Быел җиңүчеләр исемлегендә - Кече Чынлы балалалар бакчасы.

-Комиссия белгечләре безнең балалар бакчасына килделәр, бөтен коллективның эшен игътибар белән өйрәнделәр, дәрес-уеннарны карадылар, педагоглар һәм балалар белән сөйләштеләр. Балаларның белем дәрәҗәсен тикшереп, рус һәм татар телләрендә аралаштылар. Балалар да таныш булмаган кешеләр алдында каушап калмадылар, үзләрен тыныч һәм иркен тоттылар. Мондый зур бүләкне алуы, әлбәттә, күңелле. Безнең җиңүебез - бөтен коллективның бердәм, тату эшләве нәтиҗәсе,-ди бакча мөдире Гөлүсә Хәсәнова.

Үткән ел әлеге балалар бакчасында капиталь төзекләндерү үткәрелгән иде. Миллионны исә алар укыту-тәрбия базасын ныгытуга һәм кабинетларны җиһазлауга тотачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: билингваль балалар бакчасы