Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иң әйбәт бакчачы өлкәннәр

Районның өлкән буын катламы арасында җәйлеген "Иң матур бакча" дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде. Инде бакчаларда көзге эшләрне тәмамлап, уңышларны барлыйсы. Өлкәннәр көнен билгеләп үтү чарасында әлеге бәйгенең җиңүчеләр исемлеге аталды.

-Конкурста катнашырга 50 кеше теләк белдерде. "Иң яхшы" дип табылган 20 бакча сайлап алынды. Шуларның бишесе җиңүче исеме лаек булды,-ди район ветераннар советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов.

Бакчалар сайлап алынганда иң элек, үстерегән яшелчә-җимешнең күп төрлелегенә, аларның үстерү алымнарына игътибар бирелде. Моннан тыш, бакча зәвыклы ягыннан да сынатмаска тиеш иде. Ягъни, аның бизәлеше, чәчәкләрнең урын алуы да мөһим рольне уйнады. Иң әйбәт бакчачылар арасында яшелчә-җимеш яратып үстерүчеләрдән тыш, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә бар.

Шулай итеп, әлеге бәйгенең төп җиңүчесе һәм I дәрәҗәдәге дипломга Роза Нәсыйбуллина лаек булды. Аннан урыннарны Владимир Андреев, Мөбәракша Алтынбаев, Михаил Семенов, Гөлсирә Хәлиуллина алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев