Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Имтихан тапшыру тәртибе нинди?

Яңа уку елы башланып, инде аның икенче уку чиреген дә тәмамлар вакыт җитте. "Санаулы көннәр тиз үтә" дигәндәй, имтихан чоры да таулар артында түгел. Алда 2013 ел. Белем бирү өлкәсендә нинди яңалыклары белән киләчәк соң ул? Әлеге уңайдан 2013 елда математика фәненнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелгән үзгәрешләр хакында сөйләшик.

Үзгәрешләр түбәндәгедән гыйбарәт, дип белдерә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең математика укытучысы Лилия Рәхматуллова:

-Агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсе алгебра һәм геометриядән аерым бәяләнәчәк. Имтихан тапшыру өч модульдән торачак һәм ул "Алгебра" өлешенә бүленеп, аңа 90 минут, икенче модульне тәшкил иткән "Геометрия" өлешенә 70 минут, өченче модуль булган "Реаль математика" бүлегенә эшләү өчен 45 минут вакыт биреләчәк. Һәр модуль арасында эш вакытыннан соң 15 минутлык тәнәфес ясалачак. "Реаль математика" модуле 8 биремне үз эченә ала. Аларның икесе- тәкъдим ителгән дүрт җавапның бер дөресен сайлап алу булса, алты биреме кыска җаваплар язуны таләп итәчәк. Канәгатьләнерлек билге алыр өчен, яки бу очракта әйбәтрәк билге дигән сүз, һәр модульнең кимендә ике биремен чишү кирәк булачак. Һәр модульнең биремнәрен югарыда әйтелгән вакыт аралыгында гына эшләп тапшыру карала. Әйтик, бер модуль биремен икенче модуль вакыты аралыгында эшләү мөмкинлеге булмаячак һәм рөхсәт тә ителмәячәк.

Дәүләт йомгаклау аттестациясе баллары түбәндәге имтихан билгеләренә тәңгәл булачак.

Тулысынча үтәлгән эш:

- 0-7 балл -"2"

- 8 -17 балл -"3"

- 18 - 27 балл - "4"

- 28 - 36 балл -"5"

"Алгебра" модуле үтәлеше:

Реклама

- 6-8 балл - "3"

- 9-12 балл - "4"

- 13-17 балл -"5"

"Геометрия" модуле үтәлеше:

- 4-6 балл - "3"

- 7-9 балл - "4"

- 10-11 балл -"5"

Максималь балл-36. Аларның 17се - "Алгебра", 11- "Геометрия", 8 - "Реаль математика" модуленеке. Һәр модульдә икедән дә ким балл булмаган очракта гына минималь балл 8 балл буларак кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имтиханнар