Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Ничек яшисең, авыл?!

Икесен бергә бәйләп

2 февраль көнне "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Каракитә филиалында чираттагы семинар үтте. Семинар эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Шадриков, район авыл хуҗалыгы җитәкчесе һәм белгечләре, агрофирма һәм хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре катнашты. Семинар эшен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Исламетдин Низамов ачты һәм алып барды.

Семинарда катнашучылар фермаларда булып, эшнең ничек куелышын карадылар. Әйтергә кирәк, агрофирмада малларга азык запасының көздән үк мулдан тупланган булуы сизелә, маллар көр, алларындагы утлык-ларда печән, су тора.

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Самат Мәүлетов семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясап, малларның рационына биоөстәмәләр кертү кирәклегенә, маститка, лейкоз авыруына каршы көрәшүнең мөһимлегенә тукталды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов үзенең чыгышында үткән семинарларда тәкъдим ителгән витаминлы өстәмәләрнең барлык хуҗалыкларда да кулланылмавын тәнкыйтьләде. Ә менә "Цильна" җәмгыятендә, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының барлык филиалларында да пристартер, "Хәзинә" углеводлы-минераль комплекс, "Лизунец" кебек витаминлы өстәмәләр дә малларның рационына кертелгән һәм нәтиҗәсе дә сизелә. Барлык хуҗалыкларда да терлекләрнең каннарына биохимик анализ ясау һәм аннан соң тулы анализ бирү кирәклегенә басым ясады Айваз Абязов. Һәм яшь бозауларны табигый шартларга яраклаштырып эчертү-ашату алымнарына да тукталды. Әлеге алым күп чыгымнар таләп итми, әмма бозау караучыларның эшен шактыйга җиңеләйтә. Балансланган рацион нигезендә ашатылган маллардан гына продукция өмет итеп булуын да онытмасыннар иде терлекчелек белгечләре.

Нәсел эше һәм терлекләрне орлыкландыру станциясе начальнигы Закирҗан Буркеев көннәрнең җылы торуын, шуннан файдаланып, малларны саф һавага прогулкага чыгару кирәклеген ассызыклады. "Бары тик саф һавада йөргән терлек кенә теләккә киләчәк.

Аннан соң 20 мартка кадәр каплатылган сыерлардан яисә таналардан гына бозаулар 2013 елда туачак, ә 20 марттан соң каплатылганнары исә киләсе елда гына бозаулаячак",-диде ул. Ә һәр туган бозауга хөкүмәт тарафыннан субсидия бирелүен дә исәпкә алсак, уйланырга җирлек бар, әлбәттә.

Аннан соң семинарда катнашучылар Каракитә филиалындагы тракторларны төзекләндерү мастерскоенда булдылар. Биредә мастерской көздән үк төзекләндерелеп, ишек-тәрәзәләре җылытып куелган. "КВ-300" миче урнаштырылган. Ул утын белән ягыла. Бинада җылы, механизаторларга эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Агрофирманың генераль директоры Фәрит Мөдәррисов әйтүенчә, мастерскойда бүгенге көндә 8 трактор төзекләндерелә. Агрофирмада яңа чит ил техникалары да байтак. Әмма ни генә булмасын, чит ил техникасы да ватылмыйча тормый, ә аларны төзекләндерү исә кайчакларда күп вакыт таләп итәргә дә мөмкин. Шуңа да агрофирмада үзебездә җитештерелгән, иске маркалы тракторларны төзекләндереп, әзерләп куюны да хуп күрәләр.

Александр Шадриков семинар эшенә йомгак ясап, агрофирма һәм хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре алдына кон-крет бурычлар куйды, семинарларда күрсәтелгән алымнарның һәр хуҗалыкта да анализланып, куллану кирәклегенә басым ясады (рәсемдә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы