Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Һөнәр сайлавы җиңелме?

Яңа Элмәле урта мәктәбендә республиканың күп кенә югары уку йортларында белем бирүче, психолог, һөнәри-консультант Татьяна Нуискова белән очрашу булды.

Әлеге ханым мәктәпне тәмамлаучылар алдында килеп баскан һөнәр сайлау мәсьәләсе буенча бик тәҗрибәле психологларның берсе. Укучылар белән очрашу барышында Татьяна Владимировна һөнәр сайлауның һәрбер кеше өчен ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңлатты. Иң беренче итеп, аның күңелгә ятышлы булуыннан, кызыксыну тудыруыннан чыгып сайлануын билгеләргә кирәк диде. Аннан соң, сайлаган һөнәрең хезмәт базарында ни дәрәҗәдә кирәк булуын да билгеләргә кирәклеген ассызыклады.

Очрашуның икенче өлешендә Татьяна Владимировна һәр укучының нинди төр һөнәр вәкиле булуын ачыклау максатыннан психологик тест үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәпләр тормышыннан