Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Хезмәтләре өчен баш иеп

Әле кайчан гына алар үзләре дә ялгыз яшәүчеләргә социаль хезмәт күрсәтеп, аларның рәхмәтләрен ишетә иделәр.

Инде менә үзләрен социаль яклау идарәсенең өйләргә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Надежда Шуркина, Любовь Журавлева 1 октябрь - Өлкәннәр көне белән тәбрикләргә килделәр. Галина Скворцова әлеге оешмада эшләп, 2004 елда лаеклы ялга чыга. 36 ел ул Калинин исемендәге хуҗалыкта лаборантка булып эшли. Аннан соң 7 ел социаль яклау идарәсендә өйләргә барып хезмәт күрсәтә.

Раиса Шадрикова район үзәк хастаханәсендә лаборантка, "Госстрах"та иминиятләштерү агенты, аннан социаль яклау идарәсендә өйләргә барып хезмәт күрсәтүче булып эшли. Инде менә кодагые Галина Павловна белән бүген шатланышып оныклар үстерәләр. Аның 5 баласы, 7 оныгы бар. "Саулык булсын, булганына шөкер",- ди алар.

Үзләрен искә алучы социаль ярдәм күрсәтү идарәсе начальнигы Антонина Хәлиловага һәм барлык хезмәткәрләргә сәламнәрен, рәхмәтләрен газета аша да җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне