Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!

Германия фашистлары өстеннән Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары район үзәгендә зур оешканлык белән үтте. Тантаналы митинг башланыр алдыннан хезмәт коллективлары вәкилләре сугыш һәм хезмәт Даны Монументы янындагы мәңгелек ут янына веноклар куйдылар.

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан узасы митинг башланганчы ук, үзәк мәйданга халык агылды. Алар арасында балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә бар. Чүпрәлеләр ул көнне Бөек Ватан сугышы елларында яу кырыннан кайтмый калган батыр якташларны искә алдылар. 69 ел. Бөек Җиңү таңын алып килгән кояшлы май иртәсеннән соң да шушы кадәр вакыт узган. Әмма ул елларның авыр хатирәләре генә күңелдә нәкъ кичәгедәй өр- яңа килеш саклана. Мәйданга килгән эшче- хезмәткәрләр, мәктәп һәм күп тармаклы техникум укучылары, бүгенге көндә арабызда гомер кичерүче сугыш ветераннарына хөрмәт йөзеннән аларга җылы теләкләрен белдерделәр, чәчәкләр бүләк иттеләр, фронттан кайту насыйп булмаган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Әйе, аларның һәркайсы күрсәткән каһарманлык турында аерым китап язылмаса да, аларның ил, Ватан өчен җан тәслим кылулары мәгълүм. Ел артыннан ел үтүгә дә карамастан, "хәбәрсез югалган" сугышчыларның батырлыклары барлана, ачыклана бара. Бу хакта митингта ясаган чыгышында муниципаль район башлыгы Александр Шадриков та, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау Хатын Чүпрәле халкына җиткерүче ТР Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты рәисе Шакир Ягудин һәм ветераннарның район советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов та сөйләде. Сугыш чорындагы җырлар һәм маршлар астында митингның бәйрәм программасы дәвам итте. Рәхмәт Сезгә ветераннар, сугыш утын кичкән солдатлар! Бу сүзләр алар өчен гади генә түгел. Әлеге сүзләр аша без Җиңү яулаган барлык фронтовикларга ихтирамыбызны һәм хөрмәтебезне җиткерәбез. Бүген совет солдатларының илгә, дөньяга тынычлык бүләк итүен, басып алучылар алдында баш имүәүләрен кат- кат танырга тиешбез. Хәзер җир шарында фашизмның көч күрсәтергә маташуы барыбызга да мәгълүм. Аңа каршы көрәшү өчен каһарман бабайларыбыздан үрнәк алырга тиешбез. Рәсемдә: илнең иң олы бәйрәме- Җиңү көне район үзәгендә гөрләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май Җиңү көне