Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Городище укучылары судка килде

Чүпрәле җәмәгать судына Григорий Семенов исемендәге Городище урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары экскурсиягә килделәр.

Алар биредә суд утырышлары залын карадылар, суд эше тәртибе, суд бинасындагы мәгълүмат стендларында урнаштырылган белешмәләр һәм һәм үз хокукларын гамәлгә ашыру максатыннан Чүпрәле җәмәгать судының кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итү тәртибе белән таныштылар. Экскурсия барышында җәмәгать судьясы Зөлфия Яфизова укучыларга Чүпрәле җәмәгать судының барлыкка килү тарихы, Россия Федерациясендә җәмәгать судьяларының статусы, аларны сайлау процедурасы, шулай ук аларның юрисдикциясе, нинди категориядәге эшләр каралуы турында сөйләде. Ул балаларга хокук бозуларга каршы нинди эшләр алып барылуын, административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту критерийларын аңлатты. Зөлфия Рифкатовна шулай ук юридик белгечлекләргә укырга керергә теләгән балаларга файдалы киңәшләрен дә бирде. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев