Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Гомернең кадерен белеп

Яңа Ишле авылында туган Затия Сәлимҗан кызы Ибраһимованың балачагы сугыш елларына, яшьлеге сугыштан соңгы илне торгызу чорына туры килә.

Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән үк әтисе Сәлимҗан ага сугышка чыгып китә, әниләре Асия апа ике бала белән кала. Беренче бала буларак, Затия апа олылар белән беррәттән бик яшьли тормыш йөген тарта башлый. Кырда камыл, башак җыярга да, көлтә ташырга да туры килә аңа. Әтиләре фронттан инвалид булып кайта. Сугыштан соң туган балаларны карашырга да, колхоз эшенә барырга да өлгерә Затия апа. 15 яшеннән фермада сарыклар карый башлый ул. 1957 елда Яңа Чүпрәле авылы егете Хариска тормышка чыга. Яңа Чүпрәлегә килен булып төшкәч тә өйдә утырмый, колхозга эшкә килә. Чөгендер үстерүләрен, районда татлы тамырны нәкъ менә 1957 елдан чәчә башлауларын бүгенгедәй хәтерли әле. Аны элеккеге "Россия" колхозының чөгендер игү остасы буларак яхшы беләләр. Ел саен берничәшәр гектар чөгендер эшли ул, бер елны да алмый калганы булмый. Ул тәрбияләп үстергән чөгендер мәйданнары район буенча һәр елны диярлек иң күп уңыш бирәләр. Моңа, әлбәттә, агротехника таләпләрен төгәл үтәве, сыйфатка нык игътибар бирүе нәтиҗәсендә ирешә ул. Затия апаның намуслы хезмәте күп тапкырлар кыйммәтле бүләкләр, рәхмәт хатлары белән бәяләнә. Ул елларда райкомның I секретаре булган Рафикъ Рәшидовның шәхсән үзе килеп, кулын кысып аңа кул сәгате бүләк итүен дә кичә генә булган кебек хәтерли Затия апа. Еллар буе көзен карлы-бозлы яңгырлар астында гектар-гектар туң чөгендер тотып чистартып, кул-аяк буыннарына салкын тидерә ул. Инде саулыгы какшаса да, тигез тормышлы булуына шөкер итеп, гомернең кадерен белеп яши Затия апа. Карты Харис ага белән матур тормышта өч бала тәрбияләп үстерәләр, һәркайсына белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Бала кайгысы гына бу гаиләнең тигез тормышына хәсрәт өстәгән. Уллары Илһам юл һәлакәтенә очрап, 30 яше дә тулмаган көе вафат була. Бүген дә бик авыр кичерә ул хәсрәтне ана йөрәге.

Реклама

Менә шулай сабырлык белән елларны, юлларны үтеп Затия апа һәм Харис ага туган нигезләренең утын сүндермичә, балаларын, оныкларын каршы алып, аларның шатлыкларына, уңышларына куанып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 80яшьлек юбилей