Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Гөлнур Казанда ярышачак

"Татарстан почтасы" филиалларында хезмәт куючы белгечләрнең һөнәри осталыкларын күтәрү максатыннан күп төрле чаралар үткәрелә.

-Элек елларда да моңа зур игътибар бирелә иде. Почта элемтәсе "Россия почтасы" составына күчкәч, һәр юнәлештә дә диярлек конкурслар оештырыла башлады. Әлбәттә, моның уңай нәтиҗәләре турында сөйләп торасы да юк,- ди Чүпрәле районы почтамты җитәкчесе Назыйм Нәфиев. Әле март башларында гына республика районнарында урыннардагы почта элемтәсе бүлекчәләре начальниклары арасында шундый конкурсларның беренче этапы булып үткән. Безнең районда да аның нәтиҗәләре ачыкланган һәм гомуми баллар җыелмасы буенча Татар Бизнәсе авылының почта элемтәсе начальнигы Гөлнур Мөддәрисова җиңү яулаган. Хәзер ул 20 апрель көнне Казан шәһәрендә үтәчәк республика конкурсында районыбыз данын яклаячак. -Әлеге элемтә бүлекчәсе Татар һәм Чуваш Бизнәсе авылларына почта хезмәте күрсәтә. Ике авылда өч йөзгә якын йорт исәпләнә. Ике почтальонка монда яшәүче халыкны матбугат басмалары, пенсия һәм субсидияләр белән үзвакытында тәэмин итә. Монда пенсия алучы 251 кеше бар. Бүлекчәдә коммуналь хезмәтләрнең барлык төре буенча да исәп- хисап ясарга, "Форсаж" системасы буенча акча күчерү, кәрәзле телефон өчен һәм автоинспекция штрафларын да түләү мөмкинлекләре бар. Монда шулай ук посылкалар һәм бандерольләр дә кабул ителә, көндәлек куллану товарлары да сатыла. Шунысы куанычлы, биредә газета- журнал алдырмаган йорт бөтенләй юк, район газетасын һәр гаилә укый,- дип дәвам итә сүзен Назыйм Арифуллович.

Гөлнур Мөддәрисованың әлеге бүлекчәне җитәкли башлавына тиздән алты ел тула. Һәр елны әлеге бүлекчә халыкка почта хезмәте күрсәтүнең барлык планнарын да уңышлы үтәп килә. Авылдашлары да аның эшеннән бик канәгать. Алдагы конкурста да аңа яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге