Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 3000 Георгий тасмасы таратылачак

Районда 9 май-Җиңү бәйрәмен каршылау уңаеннан "Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясенә старт бирелде. Ул 9 майга кадәр дәвам итәчәк.

Акция кысаларында урамнарда халыкка кара һәм кызгылт сары буйлы тасмалар таратылачак. Бу тасманы күкрәккә тагып йөрү, оештыручылар фикеренчә, ватанпәрвәрлек һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның истәлек билгесе булып санала.

-Быел районда барлыгы 3000 шундый тасма таратылачак. Авыл җирлекләренә 100 тасма бүлеп бирү каралган. Моннан тыш, 9 май-район үзәгендәге Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы чара барышында барлык катнашучыларга да әлеге тасма таратылачак, - диде "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлек Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Каюмов.

Реклама

Беренче тапкыр "Георгий тасмасы" акциясен 2005 елда Бөек Җиңүнең 60 еллыгы билгеләп үтелгәндә мәгълүмат агентлыклары һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары үткәрде. Шушы вакыт эчендә анда дөньяның күп илләрендә яшәүчеләр катнашты. 2005 елдан алып бөтен Җир шары буйлап 100 миллионнан артык Георгий тасмасы таратылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май Чүпрәле районы георгий тасмасы акциясе