Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Җитди мәсьәләләр каралды

19 июльдә булган фаҗигале хәлләр - дин эшлеклесе Вәлиулла Якуповның атып үтерелүе, Илдус Фәизгә ясалган һөҗүмне Татарстан җитәкчелеге дә, җәмәгатьчелеге дә республикадагы тынычлыкны какшатуга юнәлдерелгән чара буларак кабул итте. Дәүләт Советы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та ислам дине әһелләренә карата мондый гамәлне җәмәгатьчелеккә, хокук саклау органнарына, хакимияткә кизәнү-чакыру буларак...

28 августта булып үткән Чүпрәле муниципаль район Советы депутатларының чираттан тыш утырышы да шушы хәлне анализлауга һәм карар кабул итүгә багышланган иде. Район башлыгы Тимур Нагуманов барысын да ачык итеп, уртага салып сөйләшүгә өмет баглавын белдерде утырышны ачканда.

Утырышта Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе Шакир Ягудин, Татарстан Республикасының Юстиция министры урынбасары Сергей Столяров катнашты. Авыллардагы мәчет һәм чиркәү җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар рәисләре дә чакырылган иде.

"Дини экстремизмны булдырмау һәм аны профилактикалау, каршы тору өчен Чүпрәле районында үткәрелә торган чаралар һәм эш барышы турында"гы доклад белән Айрат Җәлалов чыкты. Ул тирән анализ белән ислам динендә яшәгән радикаль агымнарның нинди максатларны күздә тотуын һәм аларның традицион ислам диненнән ни белән аерылуы хакында сүз алып барды. Республикадагы Диния назәрәтенең соңгы еллардагы эшчәнлеге белән дә таныштырды.

Реклама

Фикер алышуларда катнашкан эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илсур Басыйров, төбәк казые Фәһим хәзрәт, Дмитрий атакайның да чыгышлары төрле дин вәкилләре арасында чуалышларны булдырмау, райондагы хәлне күз уңында тоту, чит элементлар, безгә хас булмаган яшәешне тормышыбызга кертмәүгә багышланган иде.

Утырышта сүз алган Шакир Ягудин исә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 1514 төрле дини оешма барлыгын, шуларның 1030ының ислам диненә каравын әйтте. Һәм мондый, динне хурлау кебек хәлләрнең ислам динендә генә булмыйча, тулаем алганда Рәсәй буенча да күзәтелүен белдерде. Мисал итеп Киевта православие диненең атрибуты булган тәре сыннарының киселүен, чиркәүдәге служба вакытында В.Путинны хурлауны китерде. Республикада мондый хәлләрне җәелдермәү, каршы тору өчен алып барыла торган эшләр белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: актуаль тема