Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Шимбә көнне җир шарында бер сәгатькә утлар сүнәчәк

29 март көнне Чүпрәле халкы "Җир сәгате" халыкара акциясендә катнаша алачак. Моның өчен кичке 20:30 сәгатьтә төгәл 60 минутка утларны сүндереп торырга кирәк булачак.

Чара ел саен кыргый табигать Дөньякүләм фонды тарафыннан үткәрелә. Март аеның соңгы шимбәсендә уздырыла торган бу акциянең максаты - халыкка әйләнә-тирәнең экологик яктан пычрану проблемасы барлыгын искә төшерү. Бер сәгатькә электр энергиясеннән баш тартып тору аша һәркем үзенең бу мәсьәләгә битараф булмавын белдерә ала.
Әйтергә кирәк, әлеге акция дөньякүләм дәрәҗәдә елдан-ел популярлаша. Мәсәлән, узган ел "Җир сәгате"ендә 150гә якын илдә барлыгы 2 миллиардтан артык кеше катнашкан.
Татарстанда исә бу чараны инде алтынычы ел рәттән үткәрәләр. Узган ел акциядә башкала мэриясе генә түгел, ә һәрбер муниципаль берәмлек, 200дән артык оешма һәм предприятие катнашкан. Республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, акция нәтиҗәсендә сәгатенә 1 498 000 кВт электр энергиясе янга калдырылган.
Шунысы мөһим, акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен бүлмәләрдә утны, компьютерларны, бина яктырткычларын, реклама элмәләрен, телевизор һәм өстәл лампаларын сүндерү дә җитә. Ә менә урам яктырткычларына, светофор һәм сигнализацияләргә акцияне оештыручылар тимәскә киңәш итә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җир сәгате акциясе

2
X