Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Җыеннарда Чүпрәле районы халкы гөлбакчалар сорый

Авылларда халык белән очрашулар үтә. Быел аны Яңа Элмәле авыл җирлеге башлап җибәрде. Көннең беренче яртысында җыелыш -Яңа Чокалыда, икенче яртысында Яңа Элмәледә үтте.

Ике авылда да очрашуга килгән район башлыгы Александр Шадриковка залдан безнең авыл үзәгенә гөлбакча (парк)(!) кирәк дип мөрәҗәгать иттеләр. Он-икмәк, терлек азыгы, телефон, мәчет, чиркәү түгел, нәкъ менә -гөлбакча. Хәер, гаҗәпләнергә урын да юк, авыл башлыгы Наиль Шихранов 2014 елда бер аларның җирлекләренә генә дә 18 млн. сумлык капиталь салулар булганлыгы турында сөйләде.

Ике авылда 1030 кеше яши. Медицина пунктлары, мәктәпләр, мәдәният йортлары эшләп тора. Авылларга асфальт юл кергән. Авылларны яшәтеп, җирләрен буш калдырмыйча чәчеп торучы, авыл халкының беркүпмесен эш белән тәэмин итүче "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы да пай җирләре өчен исәп-хисапны вакытында ясаган.

Авыл җирлегенең үзендә тупланган салым суммасына килгәндә ул 2 млн. сумга якын итеп җыелган. Авылларны үстерүгә (Яңа Элмәледә күпфункцияле үзәк тә ачылган иде 2014 елда), саклауга тотылганы белән җирлектә тупланганын чагыштырганда аерма ярыйсы ук саллы килеп чыга. Шуңа да авыл халкы куаклар, зәңгәр чыршылар утыртуны сорый да инде.

Алары да утыртылыр, билгеле. Кайчандыр авыл күперләр, юлларга мохтаҗ иде. Эшләнеп тора бит-күперләре ремонтланган, юллары ясала. Куак утырту исә, халык киңәшеп, җиң сызганып керешкәндә үз хәленнән дә килә торган эш.

Мондый очрашулар кирәкме, дип авыл кешеләренең берничәсеннән сорадык.

Геннадий Карсаков, Яңа Элмәле.

-Билгеле, кирәк. Без әлегә эшләп торабыз, шул тормышның эчендә кайныйбыз, дигәндәй. Өйдә утыручы пенсионерларның да барысын да беләсе килә бит. Ә очрашуларда "прозрачность" тәэмин ителә. Мәсәлән, җирлектә халык саны кимеп барганын белдек. Бу, проблема бар, әлбәттә.

Гөлнур, Яңа Чокалы.

-Елга ике була мондый очрашулар. Икесенә дә киләм. Бу кадәр җитәкчеләрне берьюлы кайчан күреп булыр иде?! Соравың булса, рәхим ит, сора.

Начар яшәмибез авылда, аллаһка шөкер. Илләр-көннәр тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл җыены