Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Җылылык өчен субсидия

Татарстанда сентябрь аеннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен хисапларда җылылык бәясенең артуы да мәгълүм булды. Шулай ук, республикада җылылык өчен субсидияләрне рәсмиләштерү вакыты 31 декабрьгә кадәр озайтылды.

Тиешле документларын җыеп, сентябрь-октябрь айларында тапшыра алганнар акчалата ярдәмгә инде ия дә булды. Тик тынычланырга урын юк икән әле, җылылык өчен бирелә торган субсидия алты айга гына каралган. Ягъни, сентябрь аенда документларын җыеп тапшырганнарны март аенда кабат социаль яклау бүлекләрендә көтеп калалар. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында җылылык субсидиясенә дәгъва кыла алучы 515 мең торак-хуҗалыгының 300 меңләбе компенсация алу өчен мөрәҗәгать иткән инде. Бу хакта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде. Министр урынбасары сүзләренә караганда, бүгенге көндә 150 мең кеше субсидия алырга хокуклары барлыгын раслаган. Хәзерге вакытта 110 мең Татарстан гаиләсенә бюджеттан 100 миллион сум акча күчерелгән. Субсидия алырга теләүчеләр өч төркемгә бүленә: гаилә кереме 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр (56%), 7 меңнән 10 меңгә кадәр (35%) һәм 20 меңнән 30 меңгә кадәр (9%) булганнар. Җылылык өчен бирелә торган субсидия күләменең иң зурысы (1115 сум) Урыссу бистәсендә яшәүчеләргә туры килә, иң аз сумманы алучылар-Казан каласында икән (түләүләр уртача 385 сумны тәшкил итә).

"Компенсациягә дәгъва итүчеләр саны без көткәннән азрак булды. Казанлыларның, мәсәлән, 22 проценты гына килсә, Урыссуда исә социаль яклау бүлекләренә чакырылганның 55,6 проценты килде",- ди Наталья Бутаева.

Реклама

Җылылык субсидиясен алуга документларны кабул итү өчен өстәмә рәвештә ачылган бүлекләр 1 декабрьдән ябылачак. Ләкин гадәти социаль яклау бүлекләрендә документлар кабул итү 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк икән. Министр урынбасары белдергәнчә, бу ноябрь аенда мөрәҗәгать итеп тә тиешле документларын вакытында җыеп тапшыра алмаганнар өчен эшләнә. Алдарак әйткәнебезчә, әлеге документларның көче нибары алты айга гына яраклы. Ярты елдан соң кабат документларны туплап, социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Язгы айларда ыгы-зыгы бу кадәр үк булмаячак, субсидиягә дәгъва кылучы кеше бары тик чакырылган вакытта гына килергә тиеш була.

P.S. "Безнең районда барлык җылыту системасы индивидуаль булганлыктан, бездә андый субсидия бирү каралмаган",- диделәр район халкын социаль яклау идарәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җылылык өчен субсидия