Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Җылылык, мәрхәмәтлелек ияләре

1701 елны Петр I нең указы нигезендә Россиядә халыкны социаль яклау хезмәте оеша. Ә социаль хезмәткәр көне Россия Президенты Указы нигезендә 2000 нче елда бәйрәм ителә башлый.

Районда социаль хезмәт өлкәсендә 50 дән артык хезмәткәр эшли, шулай ук, 10лап шәфкать туташлары хезмәт куя.

-Социаль яклау хезмәткәрләре дигәч тә, әлеге һөнәр ияләреннән җылылык бөркелә. Яклауга мохтажларның, авыр хәллеләрнең проблемаларына беркайчан да битараф калмыйча, тәҗрибәгезне һәм җан җылыгызны кушып, сез һәрвакыт ярдәмгә киләсез. Аеруча өлкән буын кешеләренә шатлык, шәфкатьлелек өләшәсез. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм авыр, әмма кирәкле хезмәтегездә уңышлар телим, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов.

Социаль хезмәткәрләрнең барысына да әнә шундый сыйфатлар хас. Алар тиеш өчен түгел, үз күңелләре кушуы буенча эшлиләр. Өлкәннәр күңеле кебек кылдан нечкә хисләр белән эш итүчеләр, чыннан да, олы хөрмәткә лаек.

- Эшемне бик яратам. Миңа ярдәмгә мохтаҗ 5 кеше беркетелгән. Аларга чын күңелемнән хезмәт күрсәтәм, эч серләрен тыңлыйм. Бер-беребезгә нык ияләндек. Кайчак чит кешеләр өйләренә кереп, мине күреп, кызыңмы, әллә дип сорасалар, кайберләре, әйе, кызым, киленеңме әллә дисәләр, әйе, киленем, дип җавап бирәләр. Менә шулай өлкәннәрнең кызлары, киленнәре булып эшлибез, аралашабыз,- ди Иске Кәкерледән Айсылу Камараева.

Кече Чынлыдан шәфкать туташы Гөлүсә Аббазова да бу игелекле хезмәттә 13 нче елын эшли. Аның карамагында 13 кеше. Һәркайсына көн саен барып, хәл-әхвал белешергә кирәк.

-Әбиләр, бабайлар белән бик тату торабыз. Киңәшләрне үтиләр, тыңлаучаннар һәммәсе дә,-ди Гөлүсә.

Бәйрәм уңаеннан озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен бертөркем социаль хезмәткәрләр РФ һәм РТ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыкларының, район башлыгының, "Кайгырту" бүлегенең Мактау Грамоталары. Рәхмәт Хатлары белән бүләкләнде.

Шунысын да әйтергә кирәк, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре төп эшләреннән тыш, район тормышында да актив катнашалар. Үзләре дә тулы канлы тормыш белән яши. Хәер, бу тармакта башкача эшләп тә булмыйдыр. Социаль хезмәткәр дигән сүз генә дә киң кырлы мәгънәгә ия бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев