Җылы кирәк
Район башлыгы үткәрә торган шимбә киңәшмәсендә кышка әзерлек мәсьәләсе тикшерелде.
Анда "Коммуналь челтәрләре", "Теплосервис" җәмгыятьләре җитәкчеләренең отчетлары тыңланды. Алар бертавыштан үз оешмалары җаваплылыгында булган котельныйларның кышка әзер икәнлеген әйттеләр. Шуңа да карамастан, балаларын ясле-бакчаларга йөртүче әти-әниләрдән әлеге балалар учреждениесендә салкын булуы турында зарлар ишетелә. Тәүлеклек һава температурасы өч көн рәттән 8 градус торганда гына җылылык бирелә дип аңлатып кара син балаларга...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев