Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Хәрби хезмәткә районнан беренче булып җиде егет китте

Таң атып кына килүгә дә карамастан, хәрби комиссариат янында халык мәш килә иде инде. Беренче булып солдатка китүче сигез егетне шулай зурлап, хөрмәтләп озатырга җыенганнар иде дә, нәтиҗәдә 7 егетне генә озаттылар. Савыкканчы дип, бер егетне калдырып торырга булдылар.

Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдән 18 яше тулган егетләрне Россия армиясенә хәрби хезмәткә алу башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы чорда районның 40 егете солдат киеме киячәк.

-Нинди хезмәткә барырга теләр идегез?,-дип сорашам егетләрдән.

-Әлбәттә инде элиталы частьләргә, "ВДВ", чик буе гаскәрләре охшый,-диләр алар.

Яңа Кәкерле авылыннан Илнур Хәйретдинов мәктәптән соң, Ульяновскида фармацевтика училищесын тәмамлаган. Армиягә бик теләп бара. Аның белгечлеге хәрби хезмәттә дә ярап куюы ихтимал. Хәзер бит әнә "гражданкада" алган белгечлегең буенча хезмәт итүгә игътибар нык артты. Спорт һәм фәнни роталар формалаша башлады. Спорт роталарында хезмәт итүчеләр 2014 елда Сочи шәһәрендә үтәчәк кышкы Олимпиада уеннарында катнаша ала. Район хәрби комиссары Вил Нуруллин әле берничә ел элек кенә яшьләрнең армия сафларына бик атлыгып тормавын, әмма соңгы вакытта бу фикернең тамырдан үзгәрүен, егетләрнең хәрби чыныгу алу кирәклеген аңлаулары турында сөйли. Яңа Ишле авылыннан Данис Низаметдиновның әнисе Гөлия ханым да улының армия хезмәтенә яраклы, исән-сау булуына шатлана.

-Һәр ир-егет солдат шулпасын татып карарга тиеш, армия әле ул зур тормыш өчен чыныгу мәктәбе дә. Солдатларыбыз, Ходай ярдәме белән, исән-имин хезмәт итеп кайтсыннар. Бездән теләк шул,- ди ул. Егетләрне озатырга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов та килгән иде. Булачак солдатларга алар да үзләренең хәер-фатихаларын бирделәр, Чүпрәле егетләренең әлегә кадәр район йөзенә кызыллык китермәвен, командирлардан бары тик мактау сүзләрен генә ишетүләрен әйттеләр.

-Илне, Ватанны сакларлык, ышанычлы уллар үстергәннәре өчен, сезнең әти-әниләрегезгә дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Районыбызның горурлыгы булыгыз, сезгә кадәр үрнәк хезмәт иткән якташларыбызның матур традицияләре алга таба да шулай дәвам итсен,- диде Фиркать Җәлалов. Убидан Анатолий Васильев, Чуваш Чүпрәлесеннән-Константин Аръяхов, Чуваш Бизнәсеннән-Сергей Портнов һәм Кече Чынлы авылыннан Илнур Сатдинов тырышып хезмәт итәчәкләренә ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт