Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Җәмгыяви контроль булдыру мөһим

Татарстанга бер көнлек эш сәфәре белән килгән РФ ФҖ Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко "РФ субъектларында коррупциягә каршы торуның хокукый һәм институциональ нигезләрен камилләштерү" дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында катнашты.

Конфренция Казан Кремлендә Россиянең 33 регионныннан килгән вәкилләр, галимнәр, дәүләт эшлеклекләре катнашында һәм видеорежим рәвешендә үтте.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында республиканың төп социаль-икътисади үсеш программалары турында сөйләде, антикоррупцион эшчәнлекнең төп юнәлешләре хакында әйтеп үтте.

-Коррупциягә каршы эшчәнлекне системалаштыру максатыннан эшне мәктәпләрдән башлауны күздә тотарга кирәк. Башлангычы булып, бергәләп, бердәм эшләгәндә генә максатларга ирешергә мөмкин, -диде Президент.

Әлеге уңайдан Валентина Матвиенко Татарстан уңышларын югары бәяләде. Ул республиканың уңышлы тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә закон проектларын эшләү өчен актив файдаланыла, дип ассызыклады.

-Бүген заманча стандартларга җавап бирерлек антикоррупцион законнар, норматив актлар булдырылган. Комиссияләр тарафыннан зур күләмле эшләр башкарыла, утырышлар үткәрелә һ.б, һ.б. Әмма бүгенгәчә әлеге өлкәдә бердәм җәмгыяви контроль булдырылмаган. Законсыз рәвештә вазифаларыннан файдаланып, төрле юллар белән акча эшләүчеләргә җәмгыять белән бергә җәза бирүне булдырырга кирәк. Кемнең кем икәнлеген халыкка күрсәтергә кирәк. Шунысы да бик мөһим, РФ Президенты, ил хөкүмәте коррупциягә каршы көрәштә катгый сәяси таләпләр куя. Моңа мисал итеп, күп кенә вазифадан азат ителүләрне, суд карарларын китерергә мөмкин. 2012 ел нәтиҗәләре буенча, Россиядә 50 меңнән артык коррупцион юнәлештәге җинаятьләр ачыкланган, 7 меңгә якын кеше хөкем ителгән.

Коррупциягә каршы эш бер көн, бер ел белән генә чикләнә алмый. Шуңа да системалы эшчәнлектән тыш, кадрлар белән дә эш итәргә кирәк, коррупцияне җиңми, илне алга җибәрү мөмкин түгел,-диде РФ ФҖ Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупциягә каршы