Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Җәй, эссе, коену вакыты!

Районыбыз зур елгалар белән дан тотмаса да, проектлаштырылган һәм халык хуҗалыгында файдалану өчен кулланыла торган 90 һәм 712 мең куб. метр күләмле 13 буабыз бар.

-Ни кызганыч, бүгенге көнгә әлеге сулыкларның берсе генә дә 2006 елның 15 июнендә ТР Министрлар кабинеты кабул иткән 306 номерлы "ТР территориясендәге суларда кеше гомерен саклау кагыйдәләрен раслау турында" гы карар таләпләренә җавап бирми. Кайбер сулыкларда киселмәгән куаклар үсеп утыра, суда коенучы кеше өчен аларның никадәр куркыныч икәнлеген әйтеп торасы да юк. Су төбендә чишмәләр булган буаларда да сак булырга кирәк. Чөнки су температурасының кинәттән үзгәрүе коенучының мускуллары тартышуга, көзән җыеруга китерергә мөмкин. Сулыклар төбендәге рельеф та төрлечә, аларның кайберләрендә кинәттән тирәнгә төшеп китү очраклары бар. Сулыклардагы суның сыйфатына да игътибар итәргә кирәк. Чөнки яз көннәрендә эреп аккан һәм яңгыр сулары белән буаларга агулы химикатлар, терлекчелек фермаларыннан сыек калдыклар, һавада булган авыр металлар эләгүе дә ихтимал. Шуларны истә тотып, суга чумганчы барысын да алдан уйлагыз. Үзегез генә булганда суга керү тоела, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш тә суда коенмагыз! Балаларга да олылардан башка суга керергә рөхсәт итмәгез! Бу очракта да олылар арасында яхшы йөзә белүче кешенең булуы шарт. Кешеләрнең нинди сулык яннарында ял итүләрен контрольдә тоту авыл җирлекләре башлыкларына йөкләнгән. Шуңа да карамастан, бүгенге көнгә кадәр бер генә сулык янында да коену ярамаганлыгы хакында мәгълүмат бирүче язмалар юк. Ә ул турыда Чүпрәле муниципаль районы буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе бик еш кисәтеп тора. Сулыкларда кешеләрнең батып үлү очракларына юл куймауда һәм иминлекне тәэмин итүдә турыдан- туры җирлек башлыклары җаваплы,- ди гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкиллекне башкару бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе В. Кузнецов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәй, эссе, коену вакыты