Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Гаилә көнендә Чүпрәледә яңа туган сабыйларны тәбрикләү тантанасы узды

1993 елдан бирле 15 май-Гаилә көне буларак билгеләп үтелә башлады. Әлеге чара кысаларында район үзәк хастаханәсенең балалар тудыру бүлегендә яңа дөньяга килгән сабыйларны тәбрикләү тантанасы узды.

Гаилә көненең быелгысы аеруча истә калачак. Ник дигәндә, 11 майда дөньяга аваз салган дүрт сабыйның барысы да бер көнне өйләренә кайтып киттеләр һәм алар бөтенесе дә кыз балалар.

"Бер көнне дүрт бала туу һәм барысы да кызлар булуы соңгы вакытта инде күзәтелгәне булмады, соңгысы да булмасын дигән теләктә калабыз",-ди табибә Светлана Тяхина.

Гаиләләрендә балалар тууы шатлыгы белән котларга район ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова да килде. Гаиләнең җәмгытебездә төп урын алып торуы, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклауда зур роль уйнавы хакында сөйләде. ЗАГС бүлегендә "Бәхетле пардан-бәхетле гаиләгә" йоласы нигезендә тапшырылып килүче йомшак уенчыкларны бүләк итте.

Гөлсирә Галләмова әйтүенчә, бүгенге көндә район буенча 50 дән артык бала туу турында таныклык теркәлгән. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда азрак.

Ә гаиләләрдә чын бәйрәм. Өченче баласын кулына алган Городищедан Петр Архипов:

-Мин бик шат, Ходай кушса дүртенчесе артыннан да килербез. Хәзер мин күп балалы әти,-ди горурланып. Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче Хрисановлар гаиләсендә исә дүртенче кызлары туган. Татар Бизнәсе авылынннан Камаловлар гаиләсендә- ә өченче бала. Кызларына әбиләре хөрмәтен Камилә дип исем биргәннәр. Ә менә Яңа Чүпрәледән Хәнҗәровлар гаиләсе сабыйларының кыз булуына аеруча шатлык хисләре кичерәләр. Беренчесе аларның ир-егет-Тимур.

Ни генә булмасын, гаиләдә бала туу-ул олы шатлык. Район өчен дә ул мөһим вакыйга булып тора. Яңа буын барлыкка килә, димәк киләчәгебез дә бар дигән сүз. Аларның исән имин үсүен, илебезнең лаелы кешеләре булуларын телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә көне яңа туган сабыйлар