Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Фитыр сәдакасын кайчан бирергә?

"Фитыр сәдакасының күләме быел никадәрле һәм аны кайчан бирү хәерле? Күп кеше фитыр сәдакасын акчалата бирергә кирәк дип уйлый. Ашамлыклар, ярмалар белән биргән фитыр сәдакасының әһәмиятен аңлатсагыз иде",- дип сорыйлар газета укучыларыбыз. Әлеге сорау-га район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт түбәндәгечә аңлатма бирде.

-Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйткәнчә, фитыр сәдакасы төрле ярмалардан, коры җимешләрдән, оннан, ягъни озак саклана торган коры ризыклардан 1 сагъ күләмендә бирелә. 1 сагъның күләме = 4 куш уч. Һәрбер кешенең куш учлары төрлечә була, шуңа күрә, аның авырлыгы, якынча, ике кило ярым яисә өч кило (күбрәк булса хәерлерәк). Кеше арпа, яисә борчак белән чыгарса, бер төрле бәя була, өрек, күрәгә яисә чикләвек белән чыгарса, икенче төрле бәя чыга. Билгеле, ярлы кеше өрек, чикләвектән чыгара алмый, аның хәленнән килми. Бай кеше исә борчак белән арпадан чыгармас, чөнки мондый ризыклар аларның матди хәлләренә лаеклы түгел. Никадәр артыграк бирелсә, шуның кадәре яхшы. Әгәр кайсыдыр өлеше фитыр сәдакасы күләменнән арт¬са, һич әрәм булмас, Аллаһы Тәгалә барысы өчен әҗер-савабын бирер. Кимрәк булуыннан куркырга кирәк. Әгәр кеше фитыр сәдакасын кемгә бирергә белмәсә, мәчеткә «Фитыр сәдакасы» дигән аерым әрҗәгә шул ризыкларның бәясенә туры килгән акчаны сала ала. Ул салынган акчаларга ризыклар алынып мохтаҗларга гает алдыннан таратылачак.

Фитыр сәдакасы гаиләдәге һәрбер кешедән чыгарыла, хәтта карындагы җан кергән баладан да (4 ай 10 көн) һәм ул мохтаҗ-ярлы кешеләргә таратыла. Әгәр гаилә үзе мохтаҗ булса, ул хәлдә бу фитыр сәдакасын үзләренә сатып алып, үзләре кулланалар.

Россия мөселманнарының Үзәк дини идарәсе билгеләгән буенча быелгы фитыр сәдакасының күләме мохтаҗ гаиләләр өчен кеше башына-50, урта хәллеләр өчен-150, байларга 300 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан ае фитыр садакасы