Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Йөрәк ярасы мәңгелек

Утлар кичтең, сулар кичтең, Күрә алмадым йөзеңне. Рәсемнәрдә генә күрәм, Әтием хәзер үзеңне.

Әй, бу сугыш, каһәр суккан, дәһшәтле, миллионлаган кешегә хәсрәт китергән, күпләрне сагышка салган, бу сугыш. Кемгә генә һәм нинди генә бәла-каза, югалту ачысын күрсәтмәде ул. Әбиемне-баласыз, әниемне-ирсез, ә мине әтисез калдырды, ятим нарасый итте. Скрипка кылларын чиертеп уйнаган көйләренә, онытылып китеп, моңланып башкарган җырларына чиксез куанып яшәп ятканда, Бөек Ватан сугышының ачы җиле якыннарыбызны үзенә тартып алды һәм кире кайтармады.

1945 елның чәчәкле маенда сугыш бетте. Иптәш кызларымның газиз әтиләре өйләренә әйләнеп кайттылар, ә минеке юк, кайтмады, яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Юк шул, юк. Исән чагымда ук, әти дип авыз тутырып әйтергә тансыклап йөргән идем. Ә инде һәлак булуы турында хәбәр- кара кәгазь килгәч бөтенләй өмет, ышанычым сүнде. "Көтик әле, кызым, көтик, ничек булса да сабыр итик, көтмәгәндә-уйламаганда өйгә ап-ак сакаллы карт булып кайтып керер әле",- дип әнием мине юатырга, тынычландырырга тырышты. Тормышның барлык ачыларын үз җилкәсендә татыган газиз әнием фани дөньядан бакыйлыкка күчеп киткәнче 93 яшенә кадәр бердәнбер сөйгән ярын, никахлы ирен, Ватаныбыз азатлыгы өчен батырларча көрәшкән әтиемне көтеп яшәде. Сабыр, түземле булып гомер иткән һәм мине дә тәрбияләп үстергән мәрхүмә әниемнең урыны оҗмахта булсын иде, амин.

Мин үзем гомер буе фермада эшләп, лаеклы ялга чыктым. Тормышның авырлыкларына бирешмичә, дүрт кыз бала тәрбияләп үстердем, Аллага шөкер, хәзер барысы да үз тормышлары белән көн күрәләр. Балаларымны, нарасыйларымны бишектә тирбәткәндә әтиемнең сугышка җырлап киткән шул җыры йөрәгемдә мәңге саклана.

Без китәбез ахыры,

Реклама

Казан аша аркылы.

Өстемдәге ак күлмәгем,

Кәфен булыр ахыры.

Барлык авылдашларымны, туганнарымны якынлашып килүче Җинү бәйрәме белән котлыйм, аларга озын гомер, шатлыклы көннәр, аяз күк йөзе телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүгә 67 ел