Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Енис Капут: –Чүпрәле халкы көләч йөзле

Без инде узган саннарыбызның берсендә "Җәмигъ" мәчетенә Төркиядән имам килгәнлеге турында язган идек. Безгә килүенең сәбәбен белергә теләп һәм төрек дустыбыз белән якыннанрак танышу өчен аңа берничә сорау бирдек.

-Гафу итегез, бездә кечегә дә, олыга да әтисенең исеме белән мөрәҗәгать итәләр. Сезгә кем диеп эндәшим икән?

-Мин Енис Капут, Төркиянең Измир шәһәрендә яшим. Сөйләшкәндә миңа Енис кардәш дия белерсез.

-Енис кардәш, Төркиядән Татарстанга килүегезнең сәбәпләрен аңлатсагыз иде.

-Безнең Төркиядәге диния нәзарәте Татарстан диния нәзарәте белән килешү нигезендә Рамазан айларында дин кардәшләребезгә ярдәм итмәк, тәравих намазларын укымак өчен без, имамнарны, монда җибәрде.

-Килгән вакытыгызда берәр төрле кыенлыклар чыкмадымы? Белгәнемчә, Төркия гражданнарына Россиягә керү өчен виза рәсмиләштерергә кирәк.

-Юк, бер төрле дә кыенлыклар чыкмады. Виза эшләре белән дә Диния нәзарате шөгыльләнгәндер дип уйлыйм. Киресенчә, Казан халыкара аэропортында да безне бик җылы каршы алдылар. Сонгы араларда ике күрше ил арасында дустанә мөнәсәбәтне кире кайтару, сәүдә эшләрен яңарту буенча күп кенә эшләр башкарыла дип беләм. (Төркия күгендә Россия хәрби самолёты бәреп төшерелгәннән соң ике ил арасындагы мөнәсәбәт киеренкеләнгән иде. Р. Җ.) Иншаллаһ, илләребезнең дуслыгы дәвамлы булыр.

-Иншаллаһ. Енис кардәш, сез инде безнең Чүпрәле районы аның кешеләре белән дә әзрәк танышкансыздыр...

-Әйе, бик канәгать калдым мондагы халыктан. Көләч йөзлеләр, хөрмәт күрсәтәләр. Ифтарга төрле авылларга да китеп килдек. Авылларыгыз да төзек, матур. Әмма мәчетләргә кеше бик күп йөрми, монысы кызганыч. Ни язык, безнең Измир шәһәрендә дә мәчетләргә бик йөрмиләр. Юкса, мәчетләребез күп һәм төзек. (Измир Төркиянең күбрәк атеистлар яшәгән шәһәре. Р. Җ.)

Реклама

Сездәге бу "Җәмигъ" мәчете дә зәвык белән эшләнгән. Моңа бик сөендем. Бездән ерактагы дин кардәшләребезнең тормыш шартлары миндә соклану гына тудырды. Мосафирларга дустанә мөнәсәбәт. Иртән сәхәрдә дә, мәсәлән, Гомәр хәзрәт, Рөстәм хәзрәт мине ялгызымны гына калдырмыйлар. Бергәләп сәхәр ашыйбыз. Соңрак мәхәллә мөселманнары да килгәч, намазларыбызны укыйбыз.

Тагын бер гаҗәпләндергәне һәм әлегәчә күргәнем булмаганы - бу мәчетне төзүдә христиан диненнән булган кешенең башлап йөрүе һәм ул дин вәкилләреннән башкаларының да мәчет төзелешенә ярдәме. Мин моны үз илемә кайткач та сөйлиячәкмен. Минемчә, бу монда яшәүче ике милләтне берләштерүче, дуслаштыручы, кардәш итүче бер сыйфат. Һәм динебезгә хөрмәт. Мин, мосафирга, ачык йөзле булганнары, һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырышканнары өчен сезнең халыкка рәхмәтемне әйтәм. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын аларны! Иншаллаһ!

-Енис кардәш, мөмкинлек булса Татарстанга тагын да килер идегезме?

-Килер идем, билгеле. Мине монда җибәрәчәкләрен белгәч, кайгырдым бераз. Чөнки өйдә хатыным Елиф һәм 11 айлык углым Йосыф калды. Аларны сагынырмын, диеп уйладым. Әмма, әйтүемчә, халкыгызның яхшылыгы сагынуларымны да оныттырды.

Бер килгән юлы атаклы Казанны да күрәсем, Болгарга да сәяхәт кыласым килә. Мондый мөмкинлек булырмы, белмим.

-Казан, Болгар турында да хәбәрегез бар. Университетта укыганда өйрәндегезме?

-Юк, минем университет белемем илахият белеме, дин сабаклары, ягъни. Төркиябездә татарлар күп яши. Алардан ишетеп беләм, үзлегемнән бу якларның тарихы белән кызыксына башлаган идем. Инде менә килеп күрүләр дә насыйп булды. Инаныгыз, минем сезгә, бу якларга иң яхшы теләкләрем генә - мәчет, чиркәүләрнең ишекләре бикләнмәсен. Аннан кеше өзелмәсен. Һәркемгә Аллаһымызның кушканнарын үтәп, тыелганнарыннан тыелып яшәүләр насыйп булсын, тоткан уразаларыбыз, догаларыбыз кабул булсын, иншаллаһ!

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Енис кардәш, Илегезгә сау-исән кайтып җитүләрне теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев