Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Энергетиклар Чүпрәле “Акчарлак” лагеренда кунакта булдылар

Шушы көннәрдә Буа электр челтәренең бер төркем белгечләре районыбызның "Акчарлак" лагеренда булып, анда ял итүче балалар белән иминлек буенча мавыктыргыч чаралар үткәрде. -Электр тогыннан имгәнү проблемасының үтә дә актуаль булуы сәбәпле, профилактика чаралары үткәрү бик мөһим. Ул үсеп килүче буын вәкилләрендә электр куркынычсызлыгы буенча иҗтимагый аңлылык формалаштыра, тормышыбызга үтеп керә...

Шушы көннәрдә Буа электр челтәренең бер төркем белгечләре районыбызның "Акчарлак" лагеренда булып, анда ял итүче балалар белән иминлек буенча мавыктыргыч чаралар үткәрде.

-Электр тогыннан имгәнү проблемасының үтә дә актуаль булуы сәбәпле, профилактика чаралары үткәрү бик мөһим. Ул үсеп килүче буын вәкилләрендә электр куркынычсызлыгы буенча иҗтимагый аңлылык формалаштыра, тормышыбызга үтеп керә барган заманча электр жиһазларына яраклашуда ярдәм итә,- ди район электр челтәре начальнигы, Татарстан Республикасының атказанган энергетигы Ирфан Рәхматуллин. Аның сүзләренчә, җәйге каникул вакытларында балаларның күп вакыты урамда - олылар игътибарыннан читтәрәк үтә. Шуңа күрә мондый чаралар уздыру аеруча мөһим. Балаларның ял итү һәм сәламәтләнү лагеренда оештырылган чараларның нигезендә электр тогын кулланганда сак булу кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклегенә аеруча басым ясалды. Шушы максаттан файдалы әңгәмәләр, уеннар һәм сорауга җаваплар викторинасы уздырылды, махсус плакатлар файдаланылды, буклетлар таратылды. Дөрес җавап бирүче актив балалар кунаклар кулыннан бүләкләр дә алды. -Берәү өчен дә сер түгел, кызыклы чараларны балалар күңеле яхшырак отып кала. Нәкъ менә шушы мавыктыргыч уеннар аша алар дөньяны таный, яшәргә өйрәнә. Кайчак шушы тормыш үз эчендә "куркыныч" яшеренеп ятуын аңлату безнең төп бурычыбыз. Шул вакытта гына балаларны бәла - казалардан коткарып була,- ди кунаклар. Шуны да искәртим, "Акчарлак" та ял итүче балалар белән иминлек чаралары буенча чаралар үткәрү узган ел ук башланган иде. Буа энергетиклары бу эшне быел да уңышлы гына дәвам итәләр. Рәсемдә: махсус киемнәрдән эстафетада йөгерү кыенрак тоелса да, бик күңелле булды. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Акчарлак” лагере