Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Электрон тормышта кайнап

XXI гасырны югары компьютер технологияләре чоры дип әйтеп була. Шуңа бәйле рәвештә әлеге чор баласы тулысынча электрон тормыш белән яши. Нәтиҗәдә яңа электрон технологияләр заманасыннан бүгенге белем бирүче педагоглар калышмаска тиеш. Үз чиратында, бүген яңа белем бирү технологияләре, методик алымнар, бала белән "бер телдә сөйләшә белү" (бу очракта нәкъ менә...

Әлеге уңайдан бу өлкәдә уңышлы эшләп килүче район мәктәпләренең берсе-1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе. Алай гына да түгел, 2011-2015 елларга әлеге мәктәп электрон белем бирүдә "Үз халкыңның туган телен һәм мәдәниятен заманча методик һәм яңа продукт программа нигезендә өйрәнүне камилләштерү алымнары" юнәлеше буенча эшләүче компетенция үзәге булып тора. Үзәкне югары квалификацион категорияле җитәкче Резидә Хуҗиева җитәкли. Бер уңайдан компетенция үзәге стажировка үтүче мәйданчык буларак та хезмәт итә. Аны информатика укытучысы Равиль Яфизов җитәкли.

Әйтергә кирәк, электрон белем бирү буенча 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе юкка гына сайланмаган. Бүген мәктәп 10 интерактив такта, 4 мобиль класс, 15 мультимедиа проекторлар белән тәэмин ителгән.

Реклама

Электрон технологияләрне үзләштерү буенча мәктәптә бүген башлангыч сыйныфларда ук эшчәнлек алып барыла. Башлангыч сыйныф укытучылары өйрәнү курсларында булып, заманча компьютер җиһазларын һәм технологияләрне үзләштерәләр, ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтәләр. Шуның бер мисалы булып, нетбуклар һәм интерактив такталар ярдәмендә район күләмендә үткән семинар-практикум тора.

Болар барысы да укытучылар коллективы, укучылар алдында яңа бурычлар, яңа максатлар булдыруга этәргеч ясый. Компетенция үзәге буларак, мәктәп район педагогик җәмәгатьчелеген яңа электрон технологияләргә һәм алымнарга өйрәтүдә төп рольне уйный. Мәктәптә мәгълүматлаштыру технологияләрен кулланып семинарлар, төрле конкурслар, ачык дәресләр үткәрелә. Тәҗрибәләр уртаклашу интернет сайтларда www.openclass.ru, www.proshkolu.ru, www.pedsovet.org, http//www.it-n.ru, мәгариф порталларында http://www.belem.ru, http://nsportal.ru ачык чагылыш таба. Мәктәп коллективы Бөтенроссия "Цифрлы мәктәп чоры" һәм башка күп төрле проектларда катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф