Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Электр энергиясенә сакчыл карашта булыйк

Бүген тормышыбызны, гомумән, яшәешебезне электр энергиясеннән башка күз алдына китерүе мөмкин дә түгел. Хәер, күпләребезнең хезмәте көн дәвамында компьютер артында үтүе дә моңа бер мисал. Ә без әлеге ихтыяҗыбызны канәгатьләндерүгә каршы ничек җавап тотабыз соң? Кыскача гына шулар һәм башкалар хакында...

Электр энергиясен кулга тотып карап булмаса да, ул урлап була торган товарлар төренә керә. Соңгысыннан исә җәмәгатьчелек, нәтиҗәләрен уйламый, аеруча нык файдаланырга тырыша.

2012 ел нәтиҗәләре буенча "Сетевая компания" ААҖ Чүпрәле район электр челтәрендә 234 юридик һәм 8189 физик абонент теркәлгән. Шул исәптән 67се сезонлы абонент булып исәптә тора. Сезонлы абонентлар турында сүз чыкты икән, алар игътибарына түбәндәгеләрне җиткерәсе дә килә: көз-кыш айларын кайдадыр читтә үткәрәсез, озак вакытка каядыр китәсез икән, бу турыда Чүпрәле район электр челтәренә хәбәр итеп калдырсагыз иде. Алайса, янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан, әлеге вакытлыча буш калган йортны электр энергиясеннән өзеп торырга кирәк булачак, закон шуны таләп итә. Шулай ук, күп кенә килешүләр вафат булган гаилә әгъзалары исемендә тора. Әлеге килешүләрне дә тиз арада үзгәртү сорала.

Соңгы елларда электр энергиясе счетчиклары өйнең тышкы-урам ягына урнаштырыла башлады. Әлеге ысул бик тә уңайлы. Беренчедән, тикшерү үткәреп йөрүче контролерларга счетчикларны теләсә кайсы вакытта карарга мөмкинлек бирелә, гадәттә, рейдларга чыкканда хуҗалар өйдә дә булмаска мөмкин, икенчедән, хуҗа кешегә комачаулык та тудырмый.

Электр счетчикларының төзек булмавыннан чыккан янгыннар турында да бик күп мисаллар китерергә мөмкин: 2012 елның 23 июнендә Зур Аксу авылында И.Н.Чакунов хуҗалыгында, 20 октябрьдә Борындык станциясендә О.П.Иванова хуҗалыгында, 24 ноябрьдә Чуваш Шәйморзасы авылында Н.М.Никифорова хуҗалыгында һ.б.

Контролерларны өйгә кертмәүчеләргә карата дәгъва белдереп, аларның килешүдәге пунктны үтәмәүләре хакында әйтеп үтәсем килә. Бу законга каршы баруга тиң һәм бары тик үзләренә карата зыян эшләүне генә белдерә. Күп вакыт абонентлар счетчиклардагы күрсәткеч буенча исәп-хисап ясый. Контролерлар карап чыкканнан соң, хәтта артык түләгәнлекләре дә билгеле була һәм исәп-хисап ясала. Контролерларны, билгеле, күп очракта электр энергиясен урлаучылар кертми. Әмма "без капчыкта ятмаган" шикелле, урлау фактлары да барыбер бер ачыкланачак. Закон буенча контролерлар өйгә килеп, өч айга бер мәртәбә генә булса да счетчикларны карарга хокуклы.

Еш кына счетчикларны урамга кую-куймау турында сораулар туа. Әлеге уңайдан, шуны әйтеп үтә алам, РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 4 маенда кабул ителгән карары нигезендә яңа төзелгән йорт, объект, бигрәк тә кибет хуҗаларыннан счетчикларны урамга кую таләп ителә. Элек төзелгән килешүләр буенча да счетчикларны урамга куярга киңәш итәбез.

Гадәттә, яңа йортка, объектка счетчик урнаштырганда (15 кВт ка кадәр) җәмгыятькә килеп, гариза бирү дә җитә, кВт зуррак булганда Буа электр челтәренә барырга кирәк булачак. Бу физик һәм юридик абонентларга да кагыла. Гариза язганда шәхеснең паспорты, өйгә, объектка булган рәсмиләштерү кәгазе сорала, хәлне ачыклаган план төзелә. Оешма тарафыннан бу очракта килешү тутырыла, андагы шартлар үтәлешенә имзалар куела. Шартлар үтәлмәгәндә килешү өзелә. Счетчиклар кулланучы тарафыннан сатып алына.

Счетчикларның куллану елы төрлечә булырга мөмкин, хәтта 16 елга кадәр дә. Куллану вакыты чыккач абонент дәүләт тикшерүе узарга, я булмаса, счетчикны алмаштырырга тиеш. Бу уңайдан абонентларга счетчикларның паспортларын югалтмаска киңәш ителә. Чөнки куллану елы паспортта күрсәтелгән була.

Электр энергиясе-урлану төренә караучы товар ул. Шуңа да караклар аны урлауның төрле юлларыннан файдаланалар. Бу исә җинаять булу белән беррәттән, күпләргә мәшәкать, көчәнешнең аз булуыннан иза чиккән җиһазларның янып китүенә сәбәпче дә булачак. Әйтик, берәү электр ярдәмендә эретеп ябыштыру аппаратын (үзе ясаганы тагын да хәтәр) тоташтырып ни дә булса эшләр алдыннан тирә-күршеләренә хәбәр итсә, яхшырак булыр иде. Бу хакта, шулай ук, законда да әйтелгән. Ягъни, гражданин үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып калмыйча, гамәлләре белән башкаларга зыян китермәскә дә тиеш.

Аеруча җәйге чорда төзелеш эшләре белән шөгыльләнүчеләр арта. Аларга төрле көчәнештәге электр энергиясе кирәк була. Бу очракта өч фазалы счетчик тоташтырыга киңәш ителә, я булмаса, төзелеш барышында файдаланылган электр энергиясе өчен көнләп түләү мөмкинлеге дә каралган. Бер сүз белән әйткәндә, киңәшле эш таркау булмас һәм беркемгә дә комачаулык тудырмас.

Урлауларга килгәндә, 2012 елда контролерлар тарафыннан 15 акт төзелгән һәм 46605 кВт электр энергиясенең урлануы билгеле булган. Шуның иң күбесе Иске Шәйморза авылы җирлегенә карый, биредә үткән ел 9000 кВт электр энергиясе законсыз рәвештә "файдаланылган". Әйтергә кирәк, намуссыз рәвештә электрны кулланучыларга штрафлар күләме бик зур күләмдә билгеләнгән.

Авыл җирлекләре урамнарындагы электр энергиясенең кулланылышы хакында да ризасызлыклар бик күп. Бүгенге көнгә район буенча авыл җирлекләренең электр энергиясен исәпсез сарыф итүләре 50 процентны тәшкил итә. Әлеге уңайдан авыл җирлекләренә тиешле тәртиптә исәп-хисап ясау өчен счетчиклар булдырырга кирәк.

Хөрмәтле райондашлар! Электр белән тәэмин итү линияләрендә төгәлсезлекләр күргәндә, сораулар, тәкъдимнәр булганда, яисә электр энергиясен урлау фактларына юлыкканда 2-26-48, 2-26-72 һәм 2-30-33 телефон номерларына шалтыратсагыз иде. Шулай ук, ТР буенча 8-800-2000-878 номерлы ышаныч телефоны да булдырылды.

"Сетевая компания" ААҖнең Чүпрәле район челтәре шимбә, якшәмбедән кала, һәр көнне иртәнге 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр эшли. Кулланучыларның гозерләре җәмгыятьнең 5 контролеры, 2 инженеры һәм 1 электромонтеры тарафыннын тыңлана һәм үтәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электр энергиясен урлау