Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Ел укытучысы-2015” бәйгесенең муниципаль турында җиңүчеләрен бүләкләделәр

Укытучы булу җиңелме? Бу сорауга төгәл һәм бертөрле җавап биреп булмыйдыр. Мөгаен, күпләрнең уйлавынча, бирелгән тема, еллар буе өйрәнгән алымнарны кулланып, укучылар алдында дәрес биреп чыгасың да, шуның белән бетте-китте сыман җиңел генә тоеладыр әлеге хезмәт. Әмма бу беренче карашка гына шулай.

Укучылар дәресләре бетеп өйләренә таралгач та, укытучының әле мәктәптә бихисап эше кала. Һәр көне ниндидер яңалык белән үрелеп баручы ашыгыч бүгенге замана мөгаллимнәрдән, шулай ук, үзе белән бергә атлауны таләп итә. Әйтик, соңгы бер-ике елда гына мәгариф системасына "сингапурча" укыту алымы үтеп керде. Мөгаллимнәр әлеге юнәлеш буенча белемнәрен күтәрделәр, хәзер исә аны дәресләрдә кулланалар. Чөнки укытучының беренчел бурычы булып, шушы замана таләпләренә җавап бирерлек, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү тора. Шуңа да бүгенге укытучы һәрвакыт иҗади эзләнүдә булырга, яңа технологияләр, инновацион идеяләр, алымнар куллана белергә тиеш. Әлеге укыту алымнары тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге дә бар. Бу ел саен мәгариф системасында үткәрелеп килүче төрле бәйгеләр, шуларның берсе - "Ел укытучысы".

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә әлеге бәйгенең муниципаль этабына нәтиҗәләр барлаганда югарыда әйтелгән сингапурча укыту алымын кулланып нәтиҗәле дәресләр күрсәткән мөгаллимнәр дә катнашты. Сингапур алымын хезмәтләрендә отышлы кулланган укытучыларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Юрий Мутин сертификатлар белән бүләкләде.

"Ел укытучысы-2015" бәйгесенең муниципаль турында төрле фәннәр буенча белем бирүче 12 мөгаллим көч сынады. Нәтиҗәләрне йомгаклап, бәйгенең лауреат дипломнары Иске Чокалы урта мәктәбенең математика укытучысы Мәсүм Юнусовка, Түбән Чәкедән Нина Кадушкинага, Яңа Кәкерледән Лилия Җамалтдиновага, Яңа Убидан Людмила Прокопьевага, Марс урта мәктәбеннән Гөлнара Якуповага, Шлангадан Гөлшат Нәүметовага, Иске Шәйморзадан Алена Прохоровага тапшырылды.

Реклама

"Ел укытучысы-2015" бәйгесенең "Химия укытучысы" номинациясендә Зур Чынлыдан Фаил Фатхуллов, "Физика укытучысы" номинациясендә Яңа Элмәледән Рәис Гафуров җиңүчеләр дип табылды. 3 урынга 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән технология укытучысы Сергей Одинцов, 2 урынга Хорновар-Шигалидан татар теле һәм әдәдияты укытучысы Ольга Алексеева лаек булдылар.

"Ел укытучысы-2015" бәйгесенең абсолют җиңүчесе исеме исә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айгөл Вахитовага бирелде.

Призерларны һәм укытучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары җитәкчесе Айрат Җәлалов сәламләп, котлау сүзләрен ирештерде һәм Дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге “Ел укытучысы2015” муниципаль тур