Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

"Ел сыйныф җитәкчесе-2015" конкурсының район туры узды

Сыйныф җитәкчесе булу җиңелме? Бүгенге замана балаларын тәрбияләүдә нинди педагогик алымнар кулланырга, уңышка, нәтиҗәлелеккә ничек ирешергә? 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә үткән "Ел сыйныф җитәкчесе -2015" конкурсының муниципаль турында шуны ачыкларга тырыштылар.

Әлеге конкурс та сыйныф белән эшләүдә сәләтле укытучыларны барлауны, мәгариф системасындагы яңа педагогик технологияләрне кертүне күз алдында тотып үткәрелә. Шулай ук мондый төр бәйгеләр укытучыларның һөнәри үсешен тәэмин итү, иҗади эшләүче укытучыларның һәм педагогик коллективларның педагогик тәҗрибәләрен таратуны максат итеп куя. Быелгы бәйгенең район этабында тугыз сыйныф җитәкчесе катнашты: Владимир Миляков (Зур Аксу урта мәктәбе), Гөлназ Мәүлиханова (2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Миләүшә Сәлахова (С1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Миләүшә Халитова (Кече Чынлы урта мәктәбе), Венера Волкова (Хорновар-Шигали урта мәктәбе), Ольга Ефремова (Шланга урта мәктәбе), Наталья Куракина (Уби урта мәктәбе), Ләйсан Ханбикова (Иске Шәйморза урта мәктәбе), Елена Большакова (Городище урта мәктәбе). Конкурста катнашучыларга җан атарга дип коллегалары һәм укучылары да килгән иде.

Конкурсның беренче туры визит карточкасын-үзпрезентация-сыйныф, мәктәп тормышы, тәрбия өлкәсендәге тәҗрибәсен сөйләүдән башланды. Чыгышларны район мәгариф бүлеге вәкилләре һәм укытучылардан торган компетентлы жюри бәяләде.

"Стандарт булмаган чишелеш" дип исемләнгән икенче турда конкурсатларга мәктәп тормышында юлыгырга мөмкин булган ситуацияләр тәкъдим ителде, ә алар аннан чыгу юлларын эзләргә тиеш иделәр. Шулай ук, мөстәкыйль тема буенча сыйныфтан тыш чара күрсәтергә тиеш иделәр. Мөгаллимнәрнең һәркайсы үз эшенең остасы булуын, белемгә, яңалыкка омтылучан, рухи яктан бай педагог икәнлеген дәлилли алды.

Нәтиҗәләрне барлаганнан соң, 1 дәрәҗәле Диплом белән Ләйсан Ханбикова, 2 -Венера Волкова, лаеклы 3 урын Дипломы белән Наталия Куракина бүләкләнде.

Сыйныф җитәкчеләрен котлап, дипломнарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов тапшырды.

-Сыйныф җитәкчесе-һәр баланың мәктәп тормышыннан хәтерендә мәңгегә кереп калучы гүзәл кешеләрнең берсе. Әти-әниләрдән соң, укучыдан чын шәхес тәрбияләү бурычын үзенә алучы мөгаллим дә ул. Шуңа да сыйныф җитәкчесе педагог сыйфатларының барысына да ия булырга тиеш,-диде ул.

Күбрәк фотолар http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/5799-klassni-rykovoditel-goda-v-droghghanom.html.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: