Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Экстремизмнан террорчылыкка бер адым

Кайдадыр Кавказда, чит илләрдә экстремизм, террорчылык, төрле шартлаулар, кан коюлар, кеше үтерү фактлары булу турында ишетәбез дә, шөкер андый хәлләр бездә юк дип куябыз. Күпләребез экстремизм, аның артында ниләр торуын аңламый да. Район прокуроры Алмаз Әхмәтшин бу турыда исә менә нәрсәләр сөйли.

Экстремизм-теге яки бу милли, дини, мәдәни карашлары бер төрле булган кешеләрнең үз идеяләрен гадәттән тыш өстен итеп тоюлары, тормышларын ахыргача шул идеяләрне чынга ашыруга багышлау һәм дөньяда башка төрле карашлар да булу мөмкинлеген танымау, кире кагу, сайлаган максатларына ирешү өчен чиктән тыш, кайчакларда көчләү чараларын да куллану. Нәкъ менә шуңа да экстремизм социаль киеренкелек мохитен тудыра һәм идеологиядә хокукка каршы гамәлләргә чакыруы куәтле криминал фактор булып тора. Экстремист идеяләрне тормышка ашырырга омтылуның иң яман формасы - террорчылык. Аның барышында террорчылык гамәлләре әзерләнә һәм тормышка ашырыла, заложниклар алына, бер гаепсез кешеләр күпләп үтерелә һәм матди кыйммәтләр юкка чыгарыла. Менә шундый сәбәпләрдән чыгып, дәүләт экстремистлык һәм террорчылык эшчәнлеге өчен җинаять җаваплылыгын гамәлгә кертте. Бүгенге көндә гамәлдә булган җинаять кодексы экстремистлык эшчәнлеген башлангыч чорында ук юкка чыгара торган нормаларны күздә тота. Мисал өчен, 239 маддә "Гражданнарның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы берләшмәне оештыру", 282 маддә "Милли, раса яки дини дошманлык тудыру", 282-1 маддә "Экстремистик бердәмлек оештыру", 282-2 "Экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру"га каршы чыга. Барлык бу маддәләр буенча иректән мәхрүм итү белән бәйле каты җәза каралган.

Кагыйдә буларак, экстремистик эшчәнлек түбәндәге формаларда тормышка ашырыла:

- теге яки бу дини, милли, раса һәм социаль төркемгә карата тискәре караш сеңдерү яисә аларга каршы көчләү гамәлләре куллану белән бәйле әзерлеккә чакыру;

- милли хисне кимсетү, теге яки бу милләт вәкилен кыерсыта торган мәгълүмат тарату, аларда бу халыкның казанышлары кимсетелә яисә аның генетик яки тарихи артталыгы күрсәтелә;

- гражданнарның дингә мөнәсәбәтенә, социаль хәленә, расасына, милләтенә, диненә яки теленә сүз тидерү, башлыча, үзләренең өстенлекләрен, башка төркемнәрнең мескенлеген, үсештәге артталыкны җиңәргә сәләтсез булуларын күрсәтергә тырышу;

- идеология, сәясәт, раса, милли яки дини дошманлык мотивлары буенча массакүләм тәртипсезлекләр, хулиганлык, вандализм күренешләре китереп чыгару.

Гаммәви мәгълүмат чараларында, Интернет челтәрендә, митинг һәм җыелышларда югарыда әйтелгән гамәлләрне тормышка ашырырга чакырган эшчәнлек яки андый эшчәнлекне финанслау да экстремизмга керә.

Безнең район Ульяновск өлкәсе һәм Чувашия Республикасы белән ызандаш һәм күп милләтле, төрле динле төбәк. Төрле төркемнәрнең (шул исәптән халыкара) безнең районның, республиканың дистәләгән еллар дәвам иткән тынычлыгын, халыклар дуслыгын бозарга омтылулары ихтималын санга сукмыйча ярамый. Уяу булырга кирәк. Экстремизм, дини, раса яки милли дошманлык сизелгән очракта ваемсыз булмаска, бу турыда район прокуратурасына хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экстермизм террор