Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Экстремизмга-Юк!” айлыгы дәвам итә

2013 елның 27 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган 413 номерлы карарга нигезләнеп, 3 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Татарстан территориясендә "Экстремизмга-Юк!" айлыгы үткәрелә.

Милләт һәм диннәр арасындагы ризалыкны ныгыту, терроризм һәм экстремизмга каршы тору, негатив күренештәге идеологиягә юл куймау, бу хакта халык, бигрәк тә яшүсмерләр арасында аңлату эшләре алып бару- айлыкның төп максаты. Сер түгел, соңгы елларда Россиядә яшьләрнең һәм балигъ булмаганнарның милләтара каршылыклар китереп чыгаруга һәм илдәге хәлне какшатуга юнәлдерелгән рөхсәтсез акцияләрдә катнашу очраклары теркәлә башлады. Әлеге йогынтыга бирелгән баланың хокук тәртибен бозудан тыш, начар гамәлләр кылуга ниятләнгән затларның корбанына әйләнүе дә ихтимал. Моннан чыгып шуны әйтәсе килә, балаларыгызның буш вакытларда ниләр белән мәшгуль икәнен, кемнәр белән аралашуын контрольдә тотыгыз. "Әгәр балагызны шушы юлга этәрү фактларына юлыгасыз икән, кичекмәстән эчке эшләр бүлегенә 02 яисә 2-20-45 телефоннары аша шалтыратыгыз",- ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары, подполковник Фәрит Камусин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек нигезләре