Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Эшли белсәң, файдалы

Билгеле булганча, агымдагы елның июль аеннан "Лизинг-грант" программасы старт алды. Бүгенге көндә әлеге программада катнашырга теләгән эшмәкәрләр тиешле документларны җыю белән мәшгуль.

Программада катнашу өчен документларны 2 августка кадәр тапшыру мәслихәт. Инде 10 августта Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгындагы эксперт комиссиясе әлеге юнәлештә беренче нәтиҗәләрен чыгарачак. Кайбер гаризалар беренче турдан ук үтсә, кайберләрен җитешсезлекләрен төзәтергә янә җибәрәчәкләр. Әмма документларның барысы да тәртиптә булу- уңышка юрый.

"Лизинг-грант" программасында катнашу, документларны тутырудагы кыенлыклардан котылу тәртибен аңлату, гомумән, эшмәкәрләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирү нисбәтеннән Агентлык үзе дә республика районнарында булып, очрашулар оештыра, һәр айның беренче атнасында брифинглар үткәрә. Әлеге уңайдан Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы хезмәткәрләренең чираттагы очрашуы 12 июльдә Чүпрәле районында планлаштырылган иде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында үткән эшмәкәрләр белән әлеге очрашуда Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең урынбасары Лиана Сәетова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов катнашты.

Лиана Сәетова "Лизинг-грант", шулай ук, эшмәкәрләргә уңайлыклар тудыру максатыннан булдырылган күп кенә башка төрле программаларның асылы, аларны нинди юнәлешләрдә кулланып булачагын тәфсилләп аңлатты. Шулай ук, программада катнашу өчен нинди документлар тутырырга кирәклеген бәян итте.

Әмма программаның күп санлы кәгазь битләрен, документларын тутыру эшмәкәрләрдә бераз куркыныч та тудыра.

-Агымдагы елда Агентлык әлеге мәсьәләне уңай хәл итү ягын бурыч итеп куйды. Шуңа да бүген программада катнашу өчен эшмәкәрләрдән бары гариза һәм бизнес-проектны кыскача характерлаган анкета тутыру таләп ителә.

Инде үзегез турында күбрәк беледерәсегез килә икән, ә бу һичшиксез комиссия тарафыннан игътибарсыз калмаячак, документларыгызны өстәмә мәгълүматлар белән тулыландыра алачаксыз, дип белдерде әлеге уңайдан Лиана Сәетова.

Очрашуда "Лизинг-грант" программасы, аның юнәлешләре турында сүз алып барудан тыш, агымдагы елда "Социаль бизнес" юнәлешле программа буенча күп кенә өстенлекләр булуы хакында да әйтеп үтелде. Әлеге программа нәкъ менә бүген авыл җирендә кирәкле һәм таләп ителүче эшчәнлекләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Әлеге программа нигезендә чәчтарашханә, гүзәллек салоннары ачырга мөмкин. Шулай ук, иҗади өлкәдә, әйтик, рәсем ясау һ.б., һ.б., сәләтең бар һәм аңа башкаларны да өйрәтәсең килә икән, рәхим ит-төрле түгәрәкләр оештыра аласың. Һөнәрең буенча теш куючы икәнсең, әлеге юнәлештә дә программаны кулланырга мөмкин.

"Социаль бизнес"ның исеме дә җисеменә туры килеп, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өлкәсенә юнәлдерелсә, шул ук вакытта, программа буенча кул астында эшләүче хезмәткәрләрнең 50 проценты, мәсәлән, өчтән икесе, инвалид, запаска җибәрелгән хәрбиләр, декрет ялында булучылар. Программаны бүген авыл җирендә шәхси өйдә балалар бакчалары оештыру өчен дә кулланырга була.

Лиана Сәетова эшмәкәрлек эшен башлау барышына тукталып, бу юнәлештә дә күп кенә ташламалар булуы хакында сөйләде. Әйтик, бизнес-планны ясау өчен кулланылган чыгымнарның яртысын кайтара алу мөмкинлеге бар. Шулай ук, техник тоташтырулар, аны тикшертү үткәрелсә, нигездә сүз электр энергиясе турында барды, шулай ук эшмәкәрнең 50 процент хезмәте билгеле бер суммага кадәр агентлык тарафыннан субсидияләнә. Үткән ел әлеге юнәлештә 21 эшмәкәр ярдәм алган.

Агымдагы елда эшмәкәрләрнең белемнәрен күтәрү өлкәсендә дә күп кенә чаралар үткәрү планлаштырылган. Шуларның берсе булып, аларны виртуаль белем алу көтә. 100 сәгатьлек түләүле уку дәресләре (20 мең сумга кадәр), шулай ук, субси-дияләнәчәк.

-Республикада Яшьләр бизнесын үстерү дә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әлегә бу юнәлештә яшьләрне әкренләп эшмәкәрлек төшенчәсе белән таныштыру максатыннан 16-30 яшькәчәләр арасында төрле чаралар, укулар, кичәләр оештыру күздә тотыла,-диде Лиана Сәетова.

Очрашуда эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек