Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Дуслык җиңде

Алешкин-Саплык балалар бакчасында Спортландия иленә сәяхәт, ягъни «Uni-Чадо» фестивале исеме астында спорт чарасы үтте.

Чара кысаларында 2013 елда Казан шәһәрендә үтәчәк Универсада темасы чагылыш тапты. Барлык уеннар да шул рәвешле спорт белән бәйле иде. Эстафета уеннарында, хәрәкәтле уеннарда бакчаның өлкән һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре бик теләп катнаштылар. Чара барышында шулай ук, Универсиаданы чагылдыручы девиз, аләмнәр булдырылды.

Ике команда арасында уеннар киеренке барса да, нәтиҗәдә дуслык җиңде. Чарада катнашучыларга Грамоталар, медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада2013