Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

ДОСААФ оешмасы Чүпрәледә яңадан оеша

Россиядәге иң эре иҗтимагый оешмаларның берсе булган ДОСААФ бүгенге көндә үзенең икенче туган чорын кичерә. Шушы уңайдан ДОСААФ ның Чүпрәле районы оешмасы җитәкчесе Ирек Рәимовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Ирек Шамилович, моннан 20 ел элек, Советлар Союзы юкка чыкканнан соң, бигрәк тә 90 нчы елларда, яшьләргә "патриот" булу модада түгел, дип алардан сәүдәгәрләр буыны әзерләргә теләүчеләр күп булды. Илдәге көчле оешмаларның дәрәҗәсе төште, автомәктәпләр һәм техник түгәрәкләр юкка чыкты, аларның материаль- техник базалары таркатылды, кайберләре коммерция структураларына бирелде. Ә хәзер ДОСААФ оешмалары яңадан тергезелә...

-Әйе, соңгы елларда патриотизм турында күп сөйләнелә. Әмма, сөйләнү генә аз, эшләргә дә кирәк. Беренче чиратта, әлеге яшь кешенең конкрет кем икәнлеген ачыклау зарур. Ул үзе өчен, җәмгыять өчен нәрсә эшләргә сәләтле? ДОСААФ оешмасы нәкъ менә шушы яшь гражданга үз максатларын гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә тиеш тә инде. Бүгенге ДОСААФ оешмасы үз эшчәнлеген яшүсмерләрне армия хезмәтенә һәм эшче белгечлеге буенча сыйфатлы кадрлар әзерләүгә, техник һәм гамәли- хәрби төрдәге спортны үстерүгә юнәлтергә тиеш. Шушы максаттан, без муниципаль район башкарма комитетының структуралы подразделениеләре, хәрби комиссариат, эчке эшләр бүлеге, укыту учрежделениеләре, ветераннар оешмалары, хәрби конфликтларда һәм сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар, сугышчан дан музейлары белән бер юнәлештә эшләргә тиеш булабыз. Хәзерге вакытта безнең районда армия сафларына барырга тиешле егетләрне хәрби белгечлек буенча әзерләүдә тармаклы технологияләр техникумы шөгыльләнә. Алдагы көннәрдә бу эш ДОСААФның район оешмасына тапшырылачак. Шуңа күрә, безнең үзебездә заманча барлык таләпләргә дә җавап бирерлек база булырга тиеш. Районда ДОСААФның район оешмасы 2013 елның июнендә оешкан иде. Район җитәкчелеге тырышлыгы белән безгә Иске Шәйморза урта мәктәбендә дәресләр үткәрү өчен класслар бирелде, аларга косметик ремонт үткәрелде, жиһазлар һәм уку әсбаплары белән тәэмин ителде, укытучылар һәм производствога өйрәтү мастерлары сайлап алынды. Аларның квалификацияләрен күтәрү буенча Казан автотранспорт техникумы базасында укулар оештырылды. Хәзер безнең "А", "В" һәм "С" категорияләре буенча укытуга лицензиябез бар. 18 ноябрьдән 30 кешелек төркем укуын башлаган иде. Тиздән алар имтихан бирәчәк. Атнага өчәр сәгать ике дәрес үткәрәбез. Идарә итүгә өйрәнү өчен җиңел биш машина алдык. Сүз уңаенда шуны да әйтим, машина йөртергә өйрәнүчеләр арасында 16 яшьтән алып 64 яшькә кадәр кешеләр бар, аларның 18-е хатын- кыз. Сыйныфлар заманча компьютерлар белән жиһазланган. Кыскасы, тиешле белем алу өчен бөтен шартлар да булдырылган. Бездә 106 сәгать теоретик белем бирелә һәм практик рәвештә 50 сәгать машина йөртү каралган. Берүк вакытта яшьләргә хәрби- патриотик тәрбия бирү буенча да нәтиҗәле эш башладык. Алешкин- Саплык һәм Уби урта мәктәпләре бу юнәлештә аеруча яхшы эшлиләр. Рәсемдә: ДОСААФ оешмасы рәисе Ирек Рәимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев