Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Районда 210 тонна яфраказык һәм дару үләннәре әзерләнгән

Соңгы елларда һава шартлары авыл кешесен куандырмый, ничәнче ел рәттән кабатланучы корылык авыл хуҗалыгы тармагының үсешенә дә тискәре тәэсир итә. Көннәрнең эссе торуы дым запасы күләмен киметте. Болыннардагы, кырлардыгы печәннәр кибеп, саргая башлады. Бүгенге көндә район хуҗалыклары кышкы чорга малларга җитәрлек күләмдә азык әзерләү белән мәшгуль.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 4 июльгә алынган мәгълүматлар нигезендә, район буенча 6550 тонна печән (бу барлык ихтыяҗның 85 процентын тәшкил итә), 20000 тонна сенаж (50 процент) әзерләнгән. Малларны уңышлы кышлату өчен шартлы бер баш терлеккә уртача 33 центнер азык әзерләргә кирәк. 4 июльгә әлеге сан район буенча уртача 9 центнерны тәшкил итте. Шартлы бер баш терлеккә "Цильна" җәмгыятендә 12,5 центнер (моңа өстәп әле үткән елдан калган 13,5 центнер азык берәмлеге дә бар), "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 9,5 центнер азык әзерләнгән. Ә менә кайбер хуҗалыкларга терлек азыгын әзерләү темпын арттыру таләп ителә (шартлы бер баш терлеккә КФХ "Низамов"та - 5,7, КФХ "Хафизов"та 3,7 центнер гына азык әзерләнгән). Оешмалар, мәктәпләр, авыл җирлекләре хезмәткәрләре ярдәмнәре белән район буенча 4 июльгә 210 тонна яфраказык һәм дару үләннәре әзерләнгән.

Җылы, кояшлы көннәр корткыч бөҗәкләр үрчүенә, чүп үләннәре баш калкытуга, төрле авырулар таралуга да тәэсир итә. Шуңа да бүгенге көннәрдә терлек азыгы әзерләү белән беррәттән, район хуҗалыклары басуларында чәчүлекләрне корткыч бөҗәкләргә, чүп үләннәренә һәм авыруларга каршы гербицидлар, химик препаратлар белән эшкәртү эшләре дәвам итә. Район буенча төрле авыруларга каршы 12900 гектар, корткыч бөҗәкләргә каршы 26500 гектар, чүп үләннәренә каршы 51200 гектар мәйдандагы чәчүлекләр эшкәртелгән. "Цильна" җәмгыятендә 2780 гектар, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 24948 гектар, "Азык-Чүпрәле" җәмгыятендә 2900 гектардагы мәйданнар-корткычларга, "Азык-Чүпрәле" җәмгыятендә-1300, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 1475 гектардагы мәйданнар- авыруларга, "Цильна" җәмгыятендә- 6092, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында-28216, "Азык-Чүпрәле" җәмгыятендә 5702 гектардагы мәйданнар чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы