Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Наше время — Безнең заман» фестивалендә Чүпрәленең эшләүче яшьләре өченче урынны яулады

Эшләүче яшьләрнең республикакүләм телевизион иҗат фестиваленең узган ел әле исеме дә юк иде. Быел исә фестиваль «Наше время - Безнең заман» исеме астында узды. Шушы көннәрдә фестивальнең зона сайлап алу турлары төгәлләнде.

2013 елның көз аенда узган беренче фестивальне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары оештырды.

Быел сайлап алу турына республикабызның төрле районнарыннан барлыгы 32 команда гариза тапшырган. Алар арасында Татарстанның эре предприятиеләреннән катнашучылар да бар.Татарстан Президенты ярдәме белән оештырылучы фестивальнең максаты - эшләүче яшьләребезне берләштерү, аларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга булышу.

II нче «Безнең заман» фестивалендә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге 7-15 кешедән торган оешма командалары катнашты. Командалар берничә көн сәламәтләндерү лагерьларында һәм ял базаларында яшәп, «Визитка-презентация», «Фотокросс», «Музыкаль юнәлеш», «Бию» һ.б. номинацияләрдә ярышты, төрле осталык дәресләрендә өйрәнүләрдә булды.

Әлеге фестивальдә Чүпрәле хакимиятенең эшләүче яшьләр дә катнашты һәм гомум команда зачёт нәтиҗәләре буенча 3 урыннны яулады. Хәзер алар октябрь ае азагында узачак суперфиналда катнашачаклар. Әфәрин, Чүпрәле яшьләре! Уңышлар телибез!

1 ноябрьдә узачак фестивальнең гала-концерт бәйрәмендә исә лауреат-финалистларга диплом, фестивальнең махсус кубогы, кыйммәтле призлар, акчалата премияләр тапшырылачак. Гран-при иясен Татарстан Президенты Кубогы һәм 100 мең сум акчалата бүләк көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Наше время — Безнең заман» фестивале