Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр зират чистартырга чыкты

Адәм баласының соңгы йорты - зират. Аның яныннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә һәм вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана.

Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, аның кабер рәшәткәләре буялган, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез.

Республикада, шулай ук, район җирлегендә мәң¬ге¬лек йортка карата булган игътибар көннән-көн арта бара. Халык тарафыннан да аларны төзекләндерү буенча һәр елны күп эшләр башкарыла. Ел саен бердәмләшеп, яз башында өмәләр ясау гадәте бар. Зиратлар кипкән үләннәрдән, корыган куаклардан чистартыла, яңа коймалар тотуда игелекле кешеләр ядәм итәләр. Бер сүз белән әйткәндә, авылда яшәүче һәр кеше бу эшкә үз өлешен кертергә тырыша.

Иске Чүпрәле авылындагы зиратның да нинди хәлдә булуы күпләр өчен яңалык түгел. Аны тәртипкә китерү буенча, соңгы елларда күләмле эш алып барыла. Район Башкарма комитетында узган чираттагы киңәшмә вакытында да район башлыгы Александр Шадриков әлеге гамәлнең изге эш булуын искәртеп, ел саен зиратлар чистарту буенча гомумөмә көне билгеләргә тәкъдим итте.

-Иске Чүпрәле авылы зиратында карт агачларның көчле җилдә каберлекләргә аву ихтималы зур иде. Аларны чистарту буенча зур эш үткәрелде. Шулай да анда эшлисе эшләр күп. "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел", дигән әйтем бар. Якыннарыбызның рухы шатланып ятсын өчен яхшылык эшләргә кирәк. Бу изге гамәлне традициягә кертү мөһим,-диде Александр Шадриков.

Шимбә көнне исә район оешма, предприятие хезмәткәрләре, бергә, бердәм булып өмәгә чыкты, аларга авыл халкы да кушылды. Мондый өмәләр бу көнне авыл җирлекләрендә дә узды. Һәркем изге эшкә зур өлеш кертте. Кемдер кабер өсләрен чистартты, кемдер кипкән агачларны кисте, кемдер бөтен чүп-чарны зираттан чыгарып торды.

Олы эшкә башлангыч салынды. Әлбәттә, зиратта өмәләр әле дәвам итәчәк. Мәңгелек йортларыбыз ерактан ук пөхтәлеге, чис¬талыгы белән аерылып торса, яшеллеккә күмелеп утырса, нинди күркәм булачак, күңелләребез дә тыныч булачак.

Иске Чүпрәле авылы зиратында чираттагы өмә 2 июньдә 13.00 сәгатьтә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зират чистарту