Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә газга бурыч 4 миллионнан артык җыелган

Ни дисәк тә, бүген тормыш бик рәхәт. Краныңны ачасың - суы, тагын бер кранны ачасың-ягулыгы... Җәннәттәгедәй бер тормыш, ягъни. Тик, рәхәтлекләр өчен җәннәттә түләү бармы-юкмы, белмибез, ә менә бу дөньяда түләргә кирәклеге ап-ачык. Чүпрәлеләр газ ягулыгы өчен исәп-хисапны дөрес ясамыйлар, дигән сүз ишеткәч, белешергә булдык.

Безнең районда "Буинскгаз"ның райондагы газ-эксплуатация службасы тарафыннан 52 торак пунктка газ җибәрелә, 750 км озынлыктагы газ үткәргечкә хезмәт күрсәтелә, шуның 220 км.ы-югары басымлы, 530 км.ы-түбән басымлы газүткәргеч.

Газ-эксплуатацияләү службасы җитәкчесе Рамил Сабирҗанов әйтүенчә, Чүпрәледә 8560 йортка газ кергән, бу райондагы йортларның 98 проценты икән. 2014 елның үткән 11 аенда, тулаем алганда, район буенча 22 миллион 240 мең куб газ ягулыгы кулланылган. Аның 3 миллион 480 мең кубы оешма-предприятиеләргә туры килә, 18 миллион 520 мең кубы исә шәхси йортларга бирелгән.

Торбалар буенча зәңгәр ягулык җитәрлек килә, җәннәттәгедәй дидек, ә кулланган өчен тулы күләмдә түләргә генә беребез дә ашыкмый. Газ эксплуатацияләү службасы вәкилләре әле бу очракта да халыкны гаепләргә ашыкмый, моның сәбәбе-бары тик кулланылган газ өчен дөрес түләмәү, дөрес исәпләмәү, ди. Әйдәгез, хатабызның кайда икәнлегенә бергәләп төшенеп карыйк...

Һәр ай саен кулланылган газ өчен квитанция килә. Анда күрсәтелгән сумма без санаганнан шактый артып киткән булса да, газ службасындагылар саный белмиләр дияргә ашыкмыйк әле. Квитанция ай башында килә, ә алар айны бетереп, ай ахырында счётчик күрсәтәчәк саннардан чыгып исәплиләр. Һәрхәлдә, моны шулай дип аңлаттылар. Без дә квитанциядәге сумнарны түләргә тиеш булабыз. Чөнки газ беренче еллар гына ягылмый, кыш айлары да бертөрлерәк, димәк, безгә, газ службасының күпьеллык күзәтүләреннән, йортларыбыздагы исәп-хисап приборларына контроль ясап торуларыннан килеп чыккан саннарга ышанырга кала.

-Газ өчен түләү квитанцияләре график буенча таратыла. Анда соңгы күрсәткечләрдән чыгып һәр ай өчен тулысынча саналган сумма языла. Тик күпләр үткән айның 23нче числосыннан һәм яңа айның шул көненә кадәр генә исәп-хисап ясап түли. Шулай итеп, айның 7-8 көне өчен түләнми. Бу район буенча ярыйсы гына саллы сумма җыелуга китерә. Шулай итеп, җибәрелгән газ күләме өчен акча тулысынча кайтарылмый һәм бурычлар җыела. Район газ-эксплуатация хезмәте контролерлары шушы бурычны кайтарыр өчен өйдән-өйгә йөрергә мәҗбүрләр,-ди оешма инженеры Кәүсәрия Шәрәпова да.

-Бурычлар айдан-айга җыела башлагач, шактый туплана. Берзаман, дөрестән дә "күтәрә алмаслыкка" әйләнә. Зәңгәр ягулык кулланган өчен халыкның бурычлары бүгенге көнгә дүрт миллион сумнан артып китте,-ди борчылып район газ-эксплуатация хезмәте җитәкчесе Рамил Сабирҗанов.

Район халкы әлеге мәсьәләне дөрес аңласыннар һәм газ өчен нәкъ менә айның калган соңгы көннәренә кадәр кулланылырга тиешле кубларны өстәп түләсеннәр иде, диләр оешмада.

Кышын балалары янына күченеп китүчеләргә дә мөрәҗәгатьләре бар газчыларның. Оешмага авыл җирлегеннән белешмә алып килергә һәм бу хакта кисәтергә кирәк. Югыйсә, хуҗаларның бурычлары җыелачак һәм янә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгачак.

Түләү мәсьәләсенә килгәндә, биредә дә үз нечкәлекләре бар икән. Терминаллар һәм интернет аша, заманча түләргә күнеккән райондашларыбыз әлеге эшне соңга калдырмаска тиеш. Айның соңгы көннәрендә түләнгән коммуналь хезмәтләр алдагы ай өчен исәпләнәчәк.

Реклама

Явыз ниятле түләмәүчеләргә бурычлары күп җыелуы һәм аны түләргә кирәклеге турында кисәтү җибәрелә. Аннан соң да 20 көн эчендә бурычлар кайтарылмаса, абонент газ ягулыгыннан өзелә. Район буенча бүгенге көндә шундый 20гә якын йорт хуҗасына әлеге гамәл кулланылган.

- Түләгәч, яңадан тоташтырабыз. Хуҗалар үз белдекләре белән газ торбасын тоташтыралар икән, бу гамәл өчен административ җаваплылык каралган,-ди җитәкче. -Абонентларыбыз өчен без һәрвакыт ачык, проблемалар килеп чыга икән-шалтыратсыннар, килсеннәр, хәл итәргә тырышачакбыз. 2-21-06 телефон номерына шалтыратсыннар,-ди Рамил Сабирҗанов.

Оешмада әлеге мәсьәләләр хакында сөйләшкәндә берничә райондашыбыз газ өчен исәп-хисап ясарга килде. Яңа Элмәледән берәү Мәскәүгә йөреп эшли икән:

-Кайткан саен бирегә киләм һәм күрсәткечләрне яздырып, газ өчен түлим. Җайлы һәм ышанычлы.

Иске Чүпрәледән Фәнис Кәримов та оешмага килгән:

-Газ өчен исәп-хисап ясаганда без ай ахырына кадәр санап түлибез. Аны исәпләп чыгаруы бик җиңел, бер айда кулланылган газны 30 көнгә бүләсең, шуннан бер көнлеге килеп чыга. Айның 23нче числосында түләсәк, әйтик, беркөнлекне калганнарына тапкырлыйсы гына кала.

Бу урында танылган артист Евгений Петросянның сүзләре искә төшә: "Күпме түләсәм дә, мин әле бурычлы булып калганмын", ди ул. Чынлыкта исә, бурычлы булып калмас өчен, дөрес итеп саный белергә генә кирәк, шул чакта җәннәтәгедәй яшәү булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газ ягулыгы исәпхисап