Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән 67 литр кан Казанга китте

Районда һәр "Донор көне" зур активлык белән үтә. Соңгы акция барышында да 200 дән артык кеше 67 литр кан бирде. Үзәк хастаханәнең баш шәфкать туташы Дамирә Габдрахманованың әйтүенә караганда, аларның күп өлешен яшьләр тәшкил иткән.

Россия Федерациясенең 18 яше тулган һәр сәламәт гражданины донор була ала, ләкин аның гәүдә авырлыгы 50 килограммнан ким булырга тиеш түгел.

-Кан тапшырыр алдыннан махсус медицина тикшеренүе үтәргә туры килә, шулай ук донорлыкка каршы килердәй берничә авыруны да истән чыгармаска кирәк: ВИЧ-инфекция, сифилис, вируслы гепатит, туберкулез, кан, онкология авырулары һ.б. Донорлык турында төрле мифлар да йөри. Аларның берсенә дә ышанмагыз. Иң мөһиме, "ул миңа кагылмый" дигән сүзләрдән ерак торыгыз, чөнки теләсә нинди кешегә уйламаганда кинәттән кан кирәк булуы ихтимал. Статистик мәгълүматларга караганда, һәр өченче кеше үз гомерендә кан алыштыруга дучар була. Шуңа күрә сез дә донор булып башкаларга ярдәм итә аласыз,- ди Дамирә Габдрахманова. Кан бирүчеләр гомерләрендә дә күрмәгән кешеләргә ярдәм итәләр, ә кайчакта үлем тырнагыннан да йолып калалар. Россиядә кан донорлары проблемасы әлегәчә тулы хәл ителмәгән. Илдә лейкоз, гемофилия белән авыраучылар, гадәттән тыш хәлләрдә, автоаварияләрдә зыян күрүчеләр, бала тапканда күп кан югалткан аналар, кан салуга мохтаҗ яңа туган сабыйларның гомерен саклап калу өчен донорларның ярдәмен берни белән дә алыштырып булмый. Гомумән алганда да, җир шарында кан җитмәү проблемасы яшәп килә. Шуңа күрә, 2005 елның маенда Бөтендөнья сәламәтлек ассамблеясы вакытында төрле илләрнең сәламәтлек саклау министрлары 14 июньне дөньякүләм кан донорлары көне итеп билгеләргә дигән фикергә килгәннәр иде.

Валентина Рафикива,

физкабинетның шәфкать туташы:

-Үзем медицина хезмәткәре булганлыктан, ел саен бер мәртәбә кан бирүемне изге бурыч дип саныйм. Үз саулыгың хакына кемгәдер ярдәм итә алу, кемнеңдер баласын коткару өчен хәлиткеч адымга бару медикларга хас сыйфатларның берседер дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: донор көне