Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә үткән ел сигез мәдәният йорты төзекләндерелде

Берничек тә сатып алып булмый һәм бер югалтсаң табылмый торган, табыла калганда да инде тулы булмаган, иң бәһале нәрсә - ул сәламәтлек. Нәкъ менә кеше сәламәтлеген кайгыртып, беренче медицина ярдәмен урында күрсәтү, авыруны кисәтү өчен авылларда фельдшерлык-акушерлык пунктларын төзүне дә гамәлгә куйган иде Татарстан Хөкүмәте.

Шундый программа нигезендә районда быел ике ФАП файдалануга тапшырылды, өчесе капиталь төзекләндерелде. Иске Шәйморза участок хастаханәсе, Яңа Борындык фельдшерлык-акушерлык пунктлары медицина җиһазлары белән тәэмин ителде. Соңгысы җиһазлар белән генә тәэмин ителеп калмыйча, халыкка мөрәҗәгать итәргә уңайлы булсын өчен, поселок үзәгенә күчерелде. Күп кенә авыллар кешеләре хәзер үз авылындагы заманча җиһазландырылган медицина пунктында беренчел ярдәмне ала.

Кече Чынлы авылында тирә-як авылларга да хезмәт күрсәтүче участок ветеринария пунктының яңа бинасы файдалануга тапшырылды. Мал-туарны мулдан асраучы безнең халык өчен бик кирәкле объект монысы да.

Культура, әхлаклылык, бер-берең белән килешүчәнлек тәрбияләүдә, күрешеп сөйләшү, күңел ачу урыны буларак та авылда мәдәният йортларын эшләтү - шулай ук мөһим бер юнәлеш. Үз авылларында мәдәният йорты ачылганда яңаэлмәлеләрнең шатлыгын бернинди бизмәннәргә дә салып булмый иде. Төп өлешен культура учагы биләгән бина күпфункцияле үзәк буларак ачылды, әлбәттә. Һәм халык фикерен тыңлаганнан соң да авылда мәдәният йортының халык тормышыннан аерылгысыз бер элемент икәнлеге аңлашыла.

2014 елда районда әлеге мәдәният йорты ачылудын тыш, гомуми суммасы 25 млн. сумны тәшкил иткән ремонт эшләре башкарылган - 8 авыл мәдәният йорты төзекләндерелгән.

Боларга өстәп Иске Чүпрәле авылында янгын сүндерү депосының файдалануга тапшырылуын, Балалар иҗат йорты төзелә башлауны да әйтеп китү кирәк. Ә менә Уби авылында булачак янгын сүндерү депосының төзелеш эшләре җирле бюджеттан финанслануын ассызыкласак, халык сәламәтлеге генә түгел, халык иминлеген, аның байлыгын саклауның да беренче планда икәнлеге күренә.

Суүткәргечне-һәр авылга!

Районны суүткәргеч белән әйләндереп алу-район җитәкчелегенең якын киләчәккә булган планнарының берсе. Республика Президенты, Хөкүмәте ярдәме белән, әлбәттә. Һәм бу юнәлештә эш башланды да инде. Чуваш Бизнәсе, Матак, Мунчәли, Иске Ишле авылларында яшәүчеләр 2015 елда ук чишмә суы эчә башлаячаклар, дияргә нигез бар. Һәрхәлдә, моның өчен Чуваш Бизнәсе авылыннан бу авылларга таба 22 км.дан артык озынлыкта су торбалары салынды. Чуваш Бизнәсе авылы тирәсендә чишмәләрнең күп булуы һәм бу территориядә урман үсүе суның чиста һәм сыйфатлы булуына шикләнергә урын калдырмый. Галимнәр кеше организмының өчтән бере судан тора диләр. Күп кенә авырулар да эчә торган суның сыйфатлы түгеллегеннән килеп чыга. Димәк, суүткәргеч төзелү, халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү күп кенә проблемаларны да хәл итәчәк.

Кече Чынлы авылында да авыл эчендә суүткәргеч төзү эшләре дәвам итте. Гомуми күләмдә бу эшләргә 60 млн. сумга якынлык финанс чыгымнары тотылган.

Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән 2014 елда плотиналарны ремонтлау эшләре дә башкарылды. Мондый эшләргә 6 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелде. Әлеге сумнар Матак авыл җирлеге территориясендәге плотинаны төзекләндерүне төгәлләүгә һәм Иске Шәйморза территориясендәгесенең ремонтын башлап калдырырга мөмкинлек бирде. Мунчәли авылының Буштөрле елгасы тирәсенә якын урамнардагы йортларны су басудан коткару өчен елганы тирәнәйтү һәм киңәйтү өчен башкарылган эшләр күләме 4,3 млн. сумлык булган.

Район үсешенә оешмалар, службалар керткән өлеш

Район электр элемтәсе службасы 2014 елда 14 км. озынлыкта оптико-жепселле элемтә линиясе үткәргән, унбер данәдә мобиль элемтә станциясе сафка бастырылган һәм ике төп база станциясе үзгәртеп корылган. IP телевидениегә тоташтыру эшләре алып барылган.

Газ эксплуатацияләү службасы да 2014 елда тик тормаган. Алар газүткәргеч пунктларны ремонтлаганнар, 1,5 км. озынлыкта Татар Саплыгы авылындагы яңа төзеләчәк микрорайонга газүткәргеч тартканнар. Әлеге оешмалар тарафыннан башкарылган эшләр генә дә 30 млн. сумга якынлык булган.

Электр энергиясе белән халык хуҗалыгын, авылларны өзлексез тәэмин итү максатыннан райондагы электр челтәрләре оешмасы башкарган эшләргә дә тукталып китү кирәктер. Әлеге оешманың 2014 елда башкарылган эшләре 35 млн. сумга якын. Алар тарафыннан 7шәр км.га якын озынлыктагы электр үткәргеч линияләр төзелгән, капиталь ремонт үткәрелгән, җиде яңа трансформатор урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФАП# мәдәният йортлары#ветеринария пунктлары