Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә урып- җыю ахырына якынлаша

Районыбыз игенчеләренең фидакарь тырышлыгы белән 36,5 мең гектарга якын бөртекле культуралар җыеп- суктырылды.

Бу барлык мәйданнарның 90 проценты. Һәр гектардан уртача 15 центнер уңыш алынды. Ындыр табакларына 54482 тонна ашлык кайтарылды. Агро идарә белгечләре әйтүенә караганда, явым- төшем комачауламаса, тагын өч- дүрт көнлек урак эшләре бар. Хәзер хуҗалыкларда туфрак эшкәртү кебек агротехник чара киң колач белән дәвам итә. Районда 47781 гектар җир сөрәсе бар. Бүгенге көнгә шуның 17135 гектарында туфрак эшкәртелде. 7600 гектар чамасы уҗым культуралары чәчелде. Аның күпчелек өлеше- 6554 гектары- кышкы бодайга туры килә. 888 гектарын арыш һәм 120 гектарын тритикале били.Киләсе ел уңышы өчен 5582 тонна орлыклар салынды. Хәзер аларны тиешле кондициягә җиткерү өчен чаралар күрелә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урып җыю