Чүпрәледә уракка әзерләнәләр
Уракка төшәргә санаулы көннәр калып бара. Һәрбер эшне беренчеләрдән булып башларга һәм эшләп куярга күнеккән "Цильна" җәмгыятендә шушы көннәрдә комбайннарның урып-җыю эшләренә әзерлеге тикшерелде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Җәмил Шәрипов белдерүенчә, планлы нигездә алып барылган һәрбер эш кебек, җәмгыятьтә монысы да соңгы көнгә калдырылмый. "Комбайннарны барлык инженер-техник белгечләр белән бергәләп, вакытыннан алдарак карап чыгу уңай нәтиҗәләрен бирә. Төгәлсезлекләр ачыклана, төзекләндерергә вакыт кала",- ди ул.
"Цильна"да 7 комбайн урып-җыюда катнашачак. Бүгеннәрдә "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы үзенең 21 комбайнының әзерлеген тикшерде. Якын көннәрдә исә "Комбайннар парады" районның ике төбәгендә үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев