Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 16537 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культураларның уңышы урып-суктырылды

12 августка район буенча 16537 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культураларның уңышы урып-суктырылды. Һәр гектардан уртача 14,3 центнер уңыш чыга.

"Цильна" җәмгыятендә бүгенге көндә 1939 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. Шул исәптән, 100 гектар мәйданда арыш, 1000 гектар мәйданда көзге бодай, 620 гектар мәйданда арпакультуралары уңышы урып-суктырылган. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында 530 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культураларның уңышы җыеп алынган. Шуның 220 гектарын арыш, 230 гектарын арпа культуралары тәшкил итә. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 7904 гектар мәйданда уңышны җыю эшләре төгәлләнгән. Шуның 5268 гектарын көзге бодай, 636 гектарын арпа, 930 гектарын сабан бодае,1070 гектарын борчак культуралары тәшкил итә. "Бикчуров" крестьян-фермер хуҗалыгында 950, "Гафуров" крестьян-фермер хуҗалыгында 50, "махмутов" крестьян-фермер хуҗалыгында 320 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культураларның уңышы җыеп алынган.

-Әледән-әле кабатланып торучы яңгырлар бераз борчу тудыра. Яңгырлар бөртекләрнең дымлылыгына да тзэсир итә бит әле ул, шул ук вакытта комбайннарның да эшен тоткарлый. Шуңа да аяз көннең һәр сәгате, һәр минуты кадерле. Шуңа да эш темпын тизләтергә кирәк. Әмма шул ук вакытта бары тик гектарлар артыннан гына кумыйча, эшнең сыйфатына да тиешле игътибар булырга тиеш,-диләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек белгечләре.

Бөртекле-кузаклы культураларның уңышы җыеп алынган кырлардан саламы да җыеп алына һәм кышкы саклауга куела. Район буенча 4245 тонна салам әзерләнгән.

Районда урып-җыю эшләре белән бер үк вакытта туфракны чәчүгә әзерләү эшләре дә бара. Әлеге эш район буенча 6380 гектар мәйданда башкарылды. "Цильна" җәмгыятендә-880 гектар мәйданда, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 2739 гектар мәйданда туфрак әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урак2015