Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә участок сайлау комиссияләре өчен укулар оештырылды

Бүген район мәдәният йортында участок сайлау комиссияләре өчен укулар оештырылды. Укуларга участок сайлау комиссияләренең рәисләре, урынбасарлары, сәркатибләре, членнары, территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илгизәр Вафин, авыл җирлеге башлыклары чакырылган иде.

"Сайлау процессының хокукый нигезләре һәм участок сайлау комиссияләренең эшен оештыру" дип аталган укыту программасы кысаларында участок сайлау комиссияләре эшчәнлегенең актуаль сораулары буенча Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе белгечләре чыгыш ясады. Әлеге чарада район Башлыгы Александр Шадриков һәм район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Ахметов та катнашты.

Укуларны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясенең хокукый бүлек мөдире Александр Дыньков алып бардылар.

-Соңгы елларда сайлаулар турындагы законнарга күп кенә үзгәрешләр кертелде. Шуңа күрә сезне алдан ук алар белән таныштырып үтәргә булдык. Чөнки соңгы тапкыр сайланган участок сайлау комиссияләре биш ел эшләячәкләр,-диде Каменькова очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Иң беренче яңалык - Россиядә Бердәм сайлау көне итеп сентябрь аеның икенче якшәмбесе билгеләнде. Ә алда безне нинди сайлаулар көтә? Беренчедән, 2014 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз. 2015 елның 13 сентябрендә безне Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле властька сайлаулар көтә. 2016 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар. 2018 елда Россия Президентын сайлаячакбыз. Аннан соң тагын бер яңалык, булачак сайлауларда элек еллардагы открепительное удостоверение урынына алдан тавыш бирү (досрочное голосование) кертелгән. Ягъни сайлауларда ниндидер сәбәп аркасында катнаша алмаган гражданин алдан сайлау хокукына ия булачак.

- Алдагы сайлаулар елдан-ел катлаулана барачак. Чөнки Россиядә партияләр саны артканнан-арта. Законнар да еш үзгәреп тора. Шуңа күрә без, районнарга чыгып, участок сайлау комиссияләрен укыта башладык һәм бу укулар киләчәктә дә булачак әле,- диде Валентина Каменькова.

Очрашу барышында Татарстан Сайлау комиссиясе вәкилләре сайлауларны оештыру механизмы, документлар тутыру, участок сайлау комиссиясенең хокуклары белән, аларның эшләре турында таныштырдылар, тәкъдим-киңәшләрен җиткерделәр, сорауларга җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: участок сайлау комиссияләре өчен укулар