Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яңа мәчеткә нигез ташы салыначак

2014 елның 16 октябрендә район үзәгендә 11.00 сәгатьтә яңа мәчетнең нигез ташын салу тантанасы узачак.

Исегезгә төшерәбез, Корбан бәйрәме алдыннан, киңәшмәләрнең берсендә, яңа мәчет төзү турында район башлыгы Александр Шадриков һәм мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт белдергән иде. Мәчет "Җәмигъ мәчете" дип аталачак һәм Тукай урамы башында төзеләчәк. Яңа мәчет биш манаралы булыр дип көтелә. Мәчет төзелешендә иганәчелек ярдәме хуплана. Беренчеләрдән булып, иганәчелекне дә район башлыгы Александр Шадриков башлап җибәрде. Район, оешма, предприятие хезмәткәрләре дә хәлләреннән килгән кадәр кушылды. Бу көннәрдә хәйрия ярдәме белдерергә теләүчеләр өчен исәп-хисап счетлары булдырыла. Шулай ук, хәйрия ярдәме әрҗәләре район хакимияте бинасында, пенсия бүлегендә, "Госстрах" оешмасында һәм "Туган як" газетасы редакциясендә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа мәчет